Wednesday, February 14, 2007

Милләт киләчәге

Татар милләтенең киләчәге хәзерге яшьләрне генә түгел, 19-20 гасыр чигендә иҗат иткән акыл ияләрен дә борчыган! Мәшһүребез Габдулла Тукайның "Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?" дигән язмасы нәкь шуның турында.

Җырларым

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!
...
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.

Муса Җәлил

Йөрәккә якын сүзләр

Урам ташларыннан әкрен атлап
Тоеп барам заман агышын,
Сыгылам да кайчак, бөгеләм дә,-
Төяп барам заман сагышын

И. Юзеев

"Татар бавы" Илдар Юзеев

"А порой от намека слабого
Поднималась надменно бровка
Далеко, далеко Елабуга
И татарская та веревка..."

С. Липкин. "Зимний закат"


Кама буйларында бау ишәләр,
Бугазымда авыр төер бар:
Бик якында гына Маринабыз
Соңгы сулыш алган йорт бар.

Кемдер уйлый: "Элмәк киюенә
Татар бавы, имеш, гаепле"...
Вакыт үзе әйтер хакыйкатьне!
Нахак сүзгә халык лаекмы?

Населем минем өзелерлек түгел,
Мең яшәгән ныклы тамырдан,
Чулман буйларында иген иккән,
Суга юкә салган, бау үргән.

Нинди ачы җилләр исмәгән дә,
Үрешләрен кемнәр кисмәгән,
Тарих бавын җигелеп бергә тарткан,
Әмма комнан аркан ишмәгән.

Үпкын-чоңгыллардан үткән чакта
Әзелсә дә камыт байлары,
Ат урынына тарткан үз язымышын,
Сызылса да йөрәк майлары.

Идел-Чулман кичкән, ишкәк ишкән,
Язмышы да баудай үрелгән...
Татар җайдаклары гомум яуда
Париж урамында күренгән.

Нәселем минем күп дәһшәтләр күргән,
Баулар белән бергә җыр үргән,
Аның нинди җырлар үргәнлеген
Сорагыз сез Муса Җәлилдән!

Төрле телләрдә җырлап яшь аналар
Өмет баглап бишек асканнар,
Илбасарлар баудан элмәк ясап,
Зояларны дарга асканнар.

...Авыр бер чор, сугыш гарасаты
Маринаны монда китергән.
Хәзер кемне, кемне гаепләргә?
Сорыйк әнә Чулман, Иделдән.

Кем ишсә дә, бауның милләте юк,
Сылтамагыз аны милләткә!
Һәрбер телдә бер сүз: шәфкатьсезлек
Шагыйрьне илткән элмәккә.

Кама буйларында бау ишәләр,
Өмет баглап ага сулар да...
Мин дә кушылам: бишек бавы үрәм
Шиґри җанлы нарасыйларга.

Бугазымда авыр бер төер бар:
Калды инде фәкать сызларга...
"Бишек җыры"н көйләп байлар үрик,
Өметсезгә ярдәм бавы сузыйк,
Бирмик аны шәфкатьсезләргә!

1987

Татар гимназиясе турында

Уфада татар гимназиясен ачу турында сөйләшүләр күптәннән йөри иде инде. Ниһаять, Башкортостандагы татарларның лидеры Рамиль Бигнов эшкә дә алынган иде кебек. Ләкин... Татар интеллигенциясе салы комга терәлде. Гимназия бинасын (аны Р.Бигновның ширкәте бушка биргән) соңгы араларда җимереп тә ташладылар. Башкортостан җитәкчелеге бинаның җимерүчеләрен, акрын эшлисез дип, шелтәләп та алган. Ләкин, шуңа да карамастан, ике экскавторчы, намуслары уянудандырмы, эшләрен ташлап киткәннәр. Чыннан да белем учагын (төзелеп бетмәгән булса да) җимерү - үзенә күрә гөнаһ бит! Бу вакыйга закончылыкмы, әллә Башкортостан Хакимияте суд карырын гына башкаручымы?
1. Инде күптәннән сөйләнгән гыйбарә, башкортлар белән татарлар ике иң якын халык, кардәшләр, дус-тату яшәп, Мәскәү даирәләрендә үз мәнфәгатъләрен бергә кайгыртып, берсен-берсе яклап яшәргә тиешләр. Безнең тарихибыздан гына чыгып та, бүлердәй малыбыз юк дип кисеп әйтергә була. Уртак, бердәм булырга кирәк! Уртак мәкаль белән бу тезисны йомгаклаганда, "Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар".
2. Безнең араны бозу Башкртостан хакимятеннән ары, Мәскәү җитәкчелегенә үтә дә файдалы. Халыклар арасында тарткалаш башка проблемалардан: сүз иреге, икътисади алгарыштан игътибарны читкә юнәлтә.
3. Кызгыныч ки, бу тарткалаш, имперчиячел максатларга ирешү теләге, татар халкы бәрабәренә алып барыла. Татарларны, бу нисбәттән, пешка буларак файдаланалар, без үзебез исә, инде ничәнче тапкыр, алданабыз.
4. Бу көрәшнең уңай йогынтысы исә - читтә яшәүче татарлар үзара берләшә, уртак фикергә килеп, үзләренең мәнфәґатьләрен бердәм рәвештә яклый кебек.
5. Минем карашымча, бу көрәш барыбер татар халкында булган мәґрифәткә омтылышны һич күпме генә дә киметмичә, киресенчә, киләчәк көрәшләкә чыныктырачак. Ә хәзерге Башкортостан хакимиятенең көннәре (айлары) чикле. Болар киткәч, яңа кешеләр киләчәк. Яңа өметләр. Яңа омтылышлар. Яңа көрәшләр. Яңа нәтиҗәләр.