Monday, May 28, 2007

Уфаны су баскан!

Уфада катастрофа! Шәһәрне су баскан.



Өстәмә фото

Секталар һәм диннәр

Соңгы бер-ике елда диннәр һәм секталар турында, аларның берсе-берсенә булган бәйләнеше турында уйлана башладым. Ничектер, кечкенә яшьтән секталарның начар, кешене кол итә торган оешма булуын өйрәтеп килделәр. Ләкин, үсә төшкәч, Христиан диненең, мәсәлән, сектадан килеп чыкканлыгын белдем , һәм, еллар дәвамында "утыртылган" идеология, минем күңелемдә ишелә башлады. Чыннан да, секталар "зур" диннәр кебек үк үзләренә хас идеологиясен бердәнбер һәм дөрес дип уйлыйлар, моннан ары, халыкны креатив, иҗади юллар ярдәмендә үзләренә җәлеп итәргә тырышалар, башка сүзләр белән әйткәндә, маркетинг белән шөгылләнәләр, үзләрен кулланнучыга "саталар". Ярар, булды ди. Алайсы нишләп секталарны Русиядә тыялар? Төп канунда сүз иреге һ.б. акка кара белә язылган бит, ләбаса! Монда Традицион чиркәүдән кешеләр ваз кичәр дигән курку да бардыр. Эшмәкәрлек фокусыннан караганда, чиркәүнең, кеше санын югалткан саен, табышы да шактый кими: китаплар, дини җиһазлар алучылар, чиркәү хезмәтләре өчен түләүләр азая.
Гасырлар дәвамында, Рус Православ чиркәве мондый күренешләрдән курка бирде, хәзер, сизелмичә, бу курку хисе Русиядәге Ислам диненә күчәргә тора. Ә Ислам динен чишмәсен, гасырлар дәвамында нәкъ секталар баетып торган! Суфичылар үзләре генә дә ни тора!
Бу араларда Нурчылар агымында катнашучыларны Русия хөкүмәте тарафыннан эзерлекләүләр башланды. Бу секта үз алдына бернинди кан коюны да, экстремизмны да максат итеп куймый. Ә бәлки, киресенчә, халык арасында гыйлем, мәгариф нурын таратуныдыр. Берничә кызыклы журнал чыгарып киләләр, төрле илләрдә мәктәпләр ачалар (төрек лицейлары исеме астында). Укучылар фәннәр буенча алдынгы урыннарда. Эчмиләр, тәртипле. Русиягә андыйлар кирәкми дә инде...

Талым үсеш

The Economist журналы сәясәт, икътисад өлкәлеренә караган мәшһүр журнал. Аның битләрендә һәрдаим Җир шарының төрле мәмләкәтләренә багышланган кызыклы язмалар һәм тирән анализлар табып була. Бу юлы минем иґтибарымны 7 нче Апрель санында чыккан, Русиядә, һәм, аеруча, Татарстанда мөселман диненең торышы турында мәкалә җәлеп ите. Шуның кыскача тәрҗемәсен урнаштырам.

Русия мөселманнары

“Талым үсеш” (“Benign Growth”)


Русиянең сан буенча иң тиз үсә торган дини төркеме – мөселманнар. Ләкин алар башка илләрдә яши торган диндарларыннан үзгә.

Русия мөселманнары – аеруча сәяси яктан актив буганнары – куаналар. 30 Мартта күп мөселманнарның үзәгенә үткән мәхкәмә эше үз чишелешен тапты. Антон Степаненко мөселман диненә күчкәч, исемен Габдуллага алыштырган) бу кыйссаның төп герое. Кабул иткән динендә уңышка ирешеп, ул Русиянең көньягында урнашкан Пятигорск шәһәренең имам-хатыйбы итеп билгеләнә. Ләкин, дуслары сүзләренә караганда, 2006 елның гыйнварында ул яла ягу нәтиҗәсендә кеше урлауда һәм караклыкта гаепләнә.

Русия мөселманнары җитәкчелеге хөкүмәт яклы пресса даирәлерендәге бәйләнешләрен В. Путинга имамны азат итүләрен таләп иткән ачык мөрәҗәґатьне җиткерүгә ташлады. Ниһаять, Мөселман дөньясы Мөһәммәд пәйгәмбәрнең, с.г.с., туган көнен бәйрәм итү алдыннан, имамның язмышы кинәт үзгәрде: аңа карата булган гаепләүләр саны кыскартылды һәм ул азат ителде…

Имамның хәсрәте һәм кинәт азат ителүе Русия мөселманнары тормышының ике хас сыйфатына аваздаш. Беренчесе, дәүләтнең авторитаризм һәм берьюлы кечкенәләргә (миноритарийларга, minorities) карата булган карашның үзгәрүчән булуын тасвирласа, икенчедән исә, Русиядә актив һәм абсолют лоял мөселман җәмгыятенең үсеп килүен чалымлый….

… 2003 елда Малайзиягә булган сәфәре вакытында Путин Русияне мөселман көче дип бәяләде. Шуның аркылы ул үзенең дөньякүләм мөселман илләре багланышларында тагын да активрак роль уйныйачагын күз алдында тотты булса кирәк.

Мөселман көче? Җүләрләр фикер кебек яңгырый. Әмма Русия, мөселманнар саны буенча Европаның беренче иле (Төркия күз уңында тотмаганда), һәм мөселман динен тотучыларның саны тиз арта. 2002 елда үткән халык хисабын алу Русиядә 14.5 миллион мөселман динен тотучыларын ачыклады, бу, тулаем алганда, ил халкының 10% дигән сүз. 2005 елда, Тышкы эшләр министры, Сергей Лавров, мөселман халкын 20 млн тәшкил итә дип бәйләде. Русия Мөфтиләр шурасы Рәисе Равил Гайнетдин исә бу санны 23 миллион дип билгели, чыгышлары буенча әзери һәм Урта Азиядән килгән мөһаҗирләрне исәпкә алганда.

Шуңа өстәп, мөселманнар саны Русиянең тулаем халык саны кимүенә карамастан да арта. Күп җирләрдә мөселман җәмгыятләре һәм дәүләтләре руслар килгәнче озак дәвер гомер кичергән. Мөскәүнең соңгы төзелгән һәм аеруча актив булган мәчетенең имамы, Шамил Галәветдинов әйтүенчә, «кечкенәрәкләр» (minorities) сүзе Русия җирләрендә Христиан диненә кадәр күп еллар алда кабул ителгән дин вәкилләренә карата кулланылырга тиеш түгел.

Кавказны исәпкә алмаганда, Русиядә мөселманнар ике төбәктә тупланганнар. Берсе – ике миллионга якын мөһаҗирләр тарафыннан «йотылган» Мәскәү. Икенчесе исә, Ислам диненең борынгы бастионнары – Башкортостан һәм Татарстан җирләре. Соңгысында диннең яңарышы сәяси яктан күрәзәчел җирле Президент Минтимер Шәймиевнең күз уңында тора.

Татарстанда исламистлар да юк түгел. Кайберәүләре кырыс репрессияләргә дә дучар. Кеше хокукларын яклаучы
Human Rights Watch сүзләренә караганада, Гуантанамо култыгыннан (Guantanamo Bay) Руссиягә кайтарылган 7 кеше даими һөҗүмнәрдән һәм көч кулланудан иза чигә. Икесе соңрак шактый дәрәҗәдә исбатланмаган Татарстанда газ линиясен шартлауда гаепләнде. 1990нче еллар башында аеруча, Русиянең Хаҗ кылуны һәм мәчетләр ачуны ирекле итүе Ислам диненә Сауд Гарәбстаны, Иран һәм Төркиядән яңа вызгыять керүенә китерде. Татарстандагы радикализм, шулай итеп, чит илләр тарафыннан финансланган һәм хәзер ябылган дини мәктәпләргә сылтанды. Үткән атнада, алты кеше Һизб-ут-Таһрир төркеменә бәйләнгән булуы аркасында хөкемгә тартылды. Бу төркем көч куллануны кирәк дип тапмый һәм төп максаты итеп, Русиядә тыелган, халифат төзүне саный.

Гомумән алганда, Исламның Татарстан башкаласы Казанда яңадан тууы тыныч шартларда барды. Явыз Иван тарафыннан 1552 елда яулап алынганыннан соң, беренче тапкыр шәһәр Кирмәнендә мәчет барлыкка килде. Аның манаралары якындагы Рус Христиан чиркәве йомрылары белән күккә омтылган…

Намаз бүлмәләрен, заманында Ленин, Толстой укыган
Казан дәүләт университетында да табып була…
Рафаил Хәкимов, Шаймиев әфәнденең киңәшчесе, мөслим дөньясының иң төньягында урнашкан һәм гасырлар дәвамында үсеш алган динне «Евроислам» төшенчәсе ярдәмендә тәсвирлый. Кайсы яктан карама, Шәймиев әфәнде ягымлы караш тудырырга ярата. Русия Президентының гарәп илләренә булган сәфәрләрендә, Татарлар лидеры Русия мөселманнарының йөзен күрсәтә. Бу тактика исә Кремльнең Якын Көнчыгыш юнәлешендәге дипломатиясен ачык тәсвирлый…

Шәймиев әфәнде сүзләренчә, Гарәп илләренең күп халкы беркайчан да башка мәдәниятләр арасында тигез хокуклы булып яшәмәгәә, аларның Ислам дине тәґлиматы
Татарларның ихтыяҗларына туры килми…

Мәскәү мөселманнарының Көнбатышка карашы Рус нормаларыннан да катгыйрак…