Monday, December 31, 2007

Гата Камский

Гата Камский – шахмат буенча дөнья кубогы чемпионы. Ул озак еллар зур шахматтан читтәрәк яшәгән кебек тоелды, һәм, ниһаять, шөһрәтле кайту! Яңадан-яңа уңышлар насыйп булсын!

Яңа ел белән!!!

Яңа гына искиткеч куанычлы хәбәр килде – икенче ел рәттән Русиянең иң популяр телетамашасында, Ледниковый период'та безнең милләттәшебез җиңде. Быел ул иң сәләтле сәхнә остасы - Чулпан Хаматова!!! Горурланабыз, сокланабыз, таң калабыз, Чулпан!!! Син искиткеч!!! Афәрин!!!

Бу Яңа елга иң зур бүләк!!!

Saturday, December 29, 2007

Чулпан Хаматова елның шәхси йөзе

Рус телендә Мәскәүдә чыгучы Ведомости басмасы татар рус актрисасы Чулпан Хаматованы елның шәхси йөзе дип атады. Бу уңышка ул киңкүләм химая программасын башлап йөргән кеше буларак ирешкән. Афәрин!

Wednesday, December 19, 2007

Патша дөньяга килде



Русиядә нинди генә җитәкче булса да, аңа халык патшага караган кебек ялвара, өметләнә. Time журналистлары русиялеләрнең бу гадәтен белеп, быелгы ел кешесен – Владимир Путинны – бәян иткән мәкаләгә Патша дөняьга килде ( A Tsar Is Born) дигән исем кушканнар.

"Путин [Ново-Огарево] дачасының псевдонеоклассик капкасына килеп җитү белән сезне машинагызны калдырырга чакыралар һәм Кремль машинасына утыртып, бәс белән капланган чыршылы тыныч урман буйлап җилдертәләр. Хезмәтчеләр сезне алдан кисәтә: анда-монда йөрмәскә, чөнки бакча тирәсендәге шәүлә эчендә урнашкан снайперлар сезне шуна ук "кармакка алачак". Монда 55 яшьлек Путин гомер кичерә. Бүлмәләр, күренеп тора, иркен, яңартылган һәм күбесенчә буш. Без аның иркен һәм спартан офисына кергәндә, читтә Русиянең иң куәтле кешеләре – Путинның Идарә җитәкчесе, идеологы, парламент спикеры – барысы да кыйммәтле, тиешенчә тегелгән костюмнардан киенгән һәм кулларына нәзек кара портфель тоткан килеш, әрле-бирле йөриләр иде. Чит ил прессасы белән сирәк аралашкан Путин безгә өч ярым сәгатен бирде: башта офиста формаль интервью һәм, соңыннан, өстә кәттә өстәл артында төшке аш вакытында.

Владимир Путин беренчел карашка "чикләнгән көч" иясе фикерен тудыра: ул җыйнак, тыныч, шул ук вакытта җитез атлый. Гәүдәсе, еллар дәвамында дзюдо белән шөгыйлләнгәнгә күрәдер, төз. Моңа иртән-иртүк сәгать дәвамында бассейнда йөзү дә үз өлешен кертми калмый. Кечерәк буйлы булуга кармастан (1.7 метр чамасы), ул корычтай ышанычлык һәм көч тәэсирен тудыра. Һичшиксез, Путин – рус кешесе: бит чалымнары юнган сымак һәм күзләре үзәккә үтеп керерлек. Шарм аның кыяфәтенә хас сыйфат түгел – һәм ул моңа бер дә көч куймый. Ул бер холык-фигыльгә – даими эчке тәртипкә тугрылыклы. Сәрхүш һәм фаҗигале Борис Ельцинның дәвамчысы – Путин тыныч, шәрәбен тостлар протоколы һәм котлаулар таләп иткәндә генә суыра. Күп очракта исә ул Montrachet'ны тустаган эчендә болгатып кына кала. Ул азлап ашый, шул ук вакытта тәлинкәсендәге ипи катысын нәзәкәтле итеп эченнән аера.

Путин теләр-теләмәс кенә, ризык кабымнары арасында үзенең шәхси тормышы турында берничә детальне атап үтә. Аның сүзләренчә, ул Брамс, Моцарт һәм Чайковский кебек классик композиторлар әсәрләрен тыңлый-тыңлый ял итә. Аның иң яраткан Beatles җыры – Yesterday. Ул гомерендә бер е-мейл да җибәрмәгән. Һәм, рәсми тарафтан атеист дип аталган илдә үскән булуга кармастан, ул дингә ышана һәм еш кына үзенең дәүләт очкычындагы Библияне укый."

"Ул чын күңелдән Советлар Бердәмлегенең таралуын фаҗигә дип саный, аеруча, бер төн эчендә 25 миллион этник урыс "чит" җирләрдә калуы аңа тынычлык бирми. Әмма аның сүзләренчә, ул Совет Бердәмлеген торгызу яки нинди дә булса хәрби я сәяси блок төзү хыялы белән янмый. Һәм үзенең юл бирүчеләре Ельцин һәм Михаил Горбачевларның кеше ышанычын югалткан системаны җимерүгә лаф өрә."

"Безнең сөйләшү вакытында Путинны кыздырып җибәргән тема – американнарның Русия эшләренә кысылу уйдырмасы. Аның сүзләренчә, ул Русия һәм АКШ партнерлар булуын теләр иде, ләкин, аның тоемлавынча, АКШ үзен Русиягә карата чакырылмаган кунакка караган кебек тота. "Без Американың дусты булырга телибез", ди ул, "Кайвакыт бездә Америкага дуслар кирәк түгел, ә идарә итердәй объектлар гына кирәк дигән караш та туа". Бу ялгышуларны төзәтүгә үз өлешен кертә алу турында сорагач, Путин алга ургылып: "Мин боларны ялгышу дип кенә атамас идем. Минем уемча, бу кайберәүләр тарафыннан безнең эчке һәм тышкы сәясәткә тыкшыну максаты нәтиҗәсендә барлыкка килгән эш. Шуңа күрә барча кешеләрне ынандырганнар...[руслар] әле дә күпмедер дәрәҗәдә кыргый яки алар яңа гына агачтан төшкәннәр, аңлыйсызмы, һәм бәлки аларга [русларга] сакал-чәчләрендәге пычракларны юып төшерергә кирәктер", - ди. Бу вакытта аның маңгаендагы веналары бүлтәеп чыга."

Сайлап куелган император

"Путин киләсе язда, үзенең икенче вакыты узгач, номиналь яктан кечерәк премьер-министр вазыйфасына керешәчәк дип раслады. Чынында, бу вазыйфага үзенең лояль Идарә җитәкчесе Дмитрий Мевдедевны билгеләү, Путинга иң югары лидер, Русия язмышының хуҗасы булып калуны исәптә тота. Бу аңа башлаган эшен тәмамларга мөмкинчелек бирәчәк. Сигез ел президент булып торган вакытта Путин илне сизелерлек үзгәрешләр аркылы алып барды. Ул русиялеләр арасында Совет Берлеге таркалганнан соң юкка чыккан стабильлек һәм ил өчен горурлык хисләрен тергезде."

"Русия яңарышы замана дөньясының үзгәрешенә дә йогынтысын сала. Елларга сузылган, йокыга талган Аю кире сәхнәдә. Аның миллиардерлары янә глобаль дәрәҗәдә эш алып баралар: күчемсез милек, спорт франшизаларын, элит мәктәпләрдә урыннар сатып алалар. Мәскәү кораллар ярдәмендә генә түгел, ә нифть, газ, агач ярдәмендә үз сүзен итә. Глобаль мәсьәләләр чишкәндә ул Американың югала барган йогынтысына үзенең альтернатив чишелешләрен тәкъдим итә. Бу Төньяк Корея, Якын Көнчыгыш, Иран белән эш алып барганда күренә."

"Әмма боларның караңгы ягы да бар. Стабильлеккә ирешү өчен Путин һәм аның Идарәсе аянычлы рәвештә кеше ирекләрен кысты. Аның хөкүмәте ТВ станцияләрен, гәзитләрне япты; байлыгы һәм йогынтысы белән азмы-күпме дәрәҗәдә Кремль белән җиңешердәй эшмәкәрләрне төрмәгә япты; көндәш сәяси фиркаләрне тешсез һәм каршы сүз әйтүчеләрне ирегеннән мәхрүм итте. Ләкин бу олы азатлыкны тынычлык өчен сату Көнбатыш сыман демократиянең тылсымлы җимешләрен вәгъдә итүләрдән талган Русия субъектларына ошый. Путинның популярлыгы даими рәвештә 70%. "Ул сайланган император, күп кешеләр тарафыннан Бөек Петр белән чагыштырырдай шәхес буларак кабул ителә", ди Nixon Center президенты Димитри Саймс (Dimitri Simes)."

Җимерекләрдән күтәрелеп

"Русиялеләрнең Путинга мөнәсәбәте ничек соң? Буыннар дәвамында алар сәяси лидерларны мәзәкләр аркылы күзалладылар. Брежнев һәрвакыт сантый булса, Горбачев кыяфәтсез реформатор, Ельцин исерек иделәр. Путин хәзерге мәзәкләрдә – деспот. Мәсәлән: "Сталин шәүләсе Путинның төшенә керә. Һәм Путин аннан ил белән идарә итүдә ярдәм сорый. Сталин әйтә: "Бөтен демократларны тезеп ат, аннан Кремль эчен зәңгәр төскә буя." "Ни өчен зәңгәр?" дип сорый Путин. "Һә", ди Сталин, "Мин синең беренче өлеш буенча сорау бирмәячәгеңне белгән идем".

"Минем исемдә ул заман турында (1990 нчы еллар башы) өч аерлыгысыз сурәт калган. Беренчесе: Үрмәле Гөл Лигасы һәм башка Көнбатышта белем алган "экспертлар" легионнары белән тулган Кремль һәм хөкүмәт биналары; барысы да коточкыч дәрәҗәдә: ирекле сайлаулар уздырудан алып, "шок терапиясен" куллану өлкәсендә сәләтсез. Икенчесе: йортларыннан сатып булырдай барча әйберләрен алып чыккан ярлы карт Мәскәү хатыннарыннан торган су буе чиратлар. Өченчесе, иң таныш сурәт – җиңелгән һәм ихтыярсыз, армиясен үзенең тыңлаусыз парламентына бәреп керүгә чакырган Ельцин."

Күәткә юл

"Русиягә ремонт кирәклеген барча халык аңлый иде. Ләкин Путинны бу эшкә чакыру ничек килеп чыкты? Нәрсә аны сәяси көчкә әверелдерде вә Ново-Огаревода дачага ия итте?

Путинның күтәрелүе Кремль белгечләрен шаккаттыра. Ул тыйнак шартларда Санкт-Петербурда 1952 елда дөньяга килә. Аның атасы Икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан була һәм соңыннан тимер юл локомотивлары җитештерү берләшмәсендә эшли. Путин анасы, чын күңеленнән Православ чиркәвенә ышанган, аз белемле хатын, берничә кул эшен башкара. Гаилә Санкт-Петербурда шыксыз фатирда дөнья күрә. Мәктәпкә барганда Путинга кусе көтүләре аркылы атлап чыгарга туры килә. Путинның бердәнбер азмы-күпме данлыклы туганы – Ленин белән Сталин пешекчесе була, ләкин аның гаиләгә аерым статус я элемтәләр бирердәй булуы шикле."

Дәвамы бар...

Tuesday, December 18, 2007

Рәсем: Русиядә демократик гадәт


Чыганак: "Башка Русия" агымының рәсми сәхифәсе

Monday, December 17, 2007

Wednesday, December 12, 2007

Варис-нәмзәт- илбашы

Ниһаять, күп кенә русиялеләрне һәм чит ил кешеләрен борчыган мәсьәлә – Русия президентын сайлау мәүзугы чишелде: дүшәмбе күптән көтелгән нәмзәт – Дмитрий Медведев – дүрт уенчык фирка тарафыннан илнең иң югары урынына консенсус-кандидат буларак тәгаенләнде. Бу яңалык "искелек" формасында булса да, ягъни азмы-күпме белеме булган һәм ОРТ-РТР-НТВларны караган ватандашлар Медведевның сайланасына төшенгән булсалар, моны башкару ысулы – фиркаләр ярдәмендә – Путинны варис билгеләү җаваплылыгыннан формаль булса да азат итте. Әйтергә кирәк, дөнья матбагасы вә Русия интеллигенциясе күбесенчә бу яңалыкларга шактый уңай фикерен белдертте.

The Economist: "Медведевка илбашы булыр өчен иң төп сыйфат хас – хәзерге илбашына иксез-чиксез лояль булу. Путин әфәнденең ике кызы бар, әмма Медведевны билгеләү – туганнан-туган улыңны билгеләү белән бер".


"Шоу, төп телеканаллардагы телетрансляцияләр – барысы да бу күнегүнең [Медведевны билгеләү – минеке] легитим булуын күрсәтү өчен оештырылган иде. ...Медведев әфәнде Путин әфәнделәрнең дәвамы. Ике ир хокук гыйлемен Петербурда бер үк университетта үзләштергәннәр, аннан соң икесе бергә мэр офисында хезмәт куйганнар..."


"Путин әфәнде генә Медведев әфәнденең март сайлауларыннан соң күпме дәрәҗәдә фикер йөрткәндә азат булачагын белә. Шул ук вакытта Путин әфәнде, премьер-министр буларак, сәяси йогынтысын күбесенчә саклап кала алачак. Чынында, ул үзенең көчен югалтмый, бары офисларны гына алмаштыра."


"Мәскәүдәге имеш-мимешләр буенча, башлыча бу яңалык Бердәм Русиянең киләсе атнада мәгълүм булырга тиеш иде. Нәмзәтне вакытыннан алда билгеләү – Кремль кланнары арасында барган сугышның иң югары ноктасы, вәзгыять инде идарә итә алмастай хәлгә җитүендә."

Thursday, December 6, 2007

Vista’ның татар телендә релизы

Microsoft ширкәте татарча Vista'ны күчерү өчен үзенең рәсми сайтында урныштырды. Рәхим итеп файдаланыгыз! Бер нәрсә кызганыч – татарча Vista'ны рус версия өстенә генә урнаштырып була.

Бу темага алдагы язма