Wednesday, April 23, 2008

Made in USA


Сөнниев – дөньяның иң яхшы астрономы

Вести яңалыклар каналы хәбәр итә: "Сегодня самую престижную научную премию в области астрономии и математики, премию Кроуфорда, получат два ученых с русскими фамилиями. Это Рашид Сюняев и Максим Концевич." Сүзсез калдым...

Tuesday, April 1, 2008

Татар матбугатына сәүдә киштәләрендә урын юк

Татарның киң җәмәгатьчелеге күптән чаң суккан проблема 1 апрель көнендә раслану тапты. Бу көннән башлап татар мәркәзе Казан шәһәрендә Горпечать басма киоскларында татар рәсми матбугаты сатудан алынды. Бу халык арасында уңыш казанган Акчарлак, Безнең гәҗит, сары мәтбагага кагылмый, әлбәттә. Халык соңгыларын шәп ала!

1990 еллар башында базар икътисады шаукымы Русияне яулап алгач, күп кенә җитештерү, хезмәт күрсәтү өлкәләренә караган ширкәтләр көндәшлеккә тора алмау сәбәпле, бөлгенлеккә төште. Бүген бу хәл үзенең бөтен аянычлыгы белән безнең рәсми милли мәтбагага дә таралды. Ватаным Татарстан, Шәһри Казан һ.б.ш. гәзитләр мөхәррирләре күз йомган укучылар саны кимеүнең бер нәтиҗәсе бу. Дистә еллар буена дәүләт субсидияләренә ышанып яшәгән, өстән бирелгән күрсәтмә буенча яздырытылган бу мәтбагалар заман сулышын тоймадылар, Совет вакытыннан бирле шактый үзгәргән вәзгыятьне анализлый алмадылар һәм, нәтиҗәдә, без берничә тапкыр кимегән тиражларны расларга мәҗбүрбез. Күпләребез килешер, рәсми мәтбугатта тирән эчтәлекле материаллар саны күзгә күренеп кимеде, булган язмалар да үзләренең фикер сайлыгы, грамматик хаталары, башка гәзитләрдән күчерелеп бастырылган дайджестлары белән гаҗәпләндерә. Гомумән, матриаллар күп очракта, нәтиҗәләр ясамыйча, гади фактларны гына раслауга нигезләнгән. Әлбәттә, болар бер дә укучы мәхәббәтен яуларга ярдәм итми. Шуңа күрә, милли укучыбыз сары матбугатка яисә рус басмалырна күчә бара.

Гаеп атта да, тәртәдә дә бар дигән гыйбарә бу очракта да дөрестер, мөгаен. Дәүләтнең пассив роле, басма өлкәсендәге җитәкчеләрнең фикер тарлыгы һәм белемсез булуы бу проблемага китергән иң зур факторларның берсе. Мәсәлән, Шәһри Казанның әле күптән түгел баш мөхәррир булып эшләгән "әһеле" заманында чәчәк аткан бу гәзитне чүпкә чыгарды. Яңа җитәкчелек элеккеге укучының йөрәген яуларга тырышса да, бу эш, күрәбез, бик авыр бара.

Интернет караучыларның игътибарын исә татар гәзит-журналлары күптән югалтты инде. Үзен дәрәҗәле санаган бер генә басмабызның да карап торырлык интернет сәхифәсе юк. Шул ук Татарстанда төп гәзит саналган Ватаным Татарстанның сәхифәсе примтив, һәм ул язмалар азлыгы, безнең эрага кадәр кулланылган интернет технологияләре белән таң калдыра. Билгеле мондый алымнар заманча гәзиткә хурлык. Моны аңлар өчен, чуваш (!), рус һәм чит ил гәзитләренең интернет сәхифәләре белән чагыштыру җитә.

Татар мәтбугатының күз карашы,таяну нокталары булган гәзитләр сәүдә киштәләренә кире әйләнеп кайта алырмы? Минемчә, бу очракта мөхәррирләгә җыелышып фикер алышырга һәм киләчәккә стратегияне тәгаенләргә кирәк. Шулай ук интернет ярдәмендә яшь буын укучыларын тәрбияләү, аларны басмага яшьтән ияләштерүне күз уңыннан чыгармаска тиешбез.

PS. Бу хәл хакында татар басмалырында мәгълүмат юк диярлек. Бүген алар укучыларын көлке көне белән тәбрикләргә ашыктылар. Вәзгыятне аңлаткан бердәнбер мәгълүмат чарасы – Azatliq радиосы.