Wednesday, February 14, 2007

"Татар бавы" Илдар Юзеев

"А порой от намека слабого
Поднималась надменно бровка
Далеко, далеко Елабуга
И татарская та веревка..."

С. Липкин. "Зимний закат"


Кама буйларында бау ишәләр,
Бугазымда авыр төер бар:
Бик якында гына Маринабыз
Соңгы сулыш алган йорт бар.

Кемдер уйлый: "Элмәк киюенә
Татар бавы, имеш, гаепле"...
Вакыт үзе әйтер хакыйкатьне!
Нахак сүзгә халык лаекмы?

Населем минем өзелерлек түгел,
Мең яшәгән ныклы тамырдан,
Чулман буйларында иген иккән,
Суга юкә салган, бау үргән.

Нинди ачы җилләр исмәгән дә,
Үрешләрен кемнәр кисмәгән,
Тарих бавын җигелеп бергә тарткан,
Әмма комнан аркан ишмәгән.

Үпкын-чоңгыллардан үткән чакта
Әзелсә дә камыт байлары,
Ат урынына тарткан үз язымышын,
Сызылса да йөрәк майлары.

Идел-Чулман кичкән, ишкәк ишкән,
Язмышы да баудай үрелгән...
Татар җайдаклары гомум яуда
Париж урамында күренгән.

Нәселем минем күп дәһшәтләр күргән,
Баулар белән бергә җыр үргән,
Аның нинди җырлар үргәнлеген
Сорагыз сез Муса Җәлилдән!

Төрле телләрдә җырлап яшь аналар
Өмет баглап бишек асканнар,
Илбасарлар баудан элмәк ясап,
Зояларны дарга асканнар.

...Авыр бер чор, сугыш гарасаты
Маринаны монда китергән.
Хәзер кемне, кемне гаепләргә?
Сорыйк әнә Чулман, Иделдән.

Кем ишсә дә, бауның милләте юк,
Сылтамагыз аны милләткә!
Һәрбер телдә бер сүз: шәфкатьсезлек
Шагыйрьне илткән элмәккә.

Кама буйларында бау ишәләр,
Өмет баглап ага сулар да...
Мин дә кушылам: бишек бавы үрәм
Шиґри җанлы нарасыйларга.

Бугазымда авыр бер төер бар:
Калды инде фәкать сызларга...
"Бишек җыры"н көйләп байлар үрик,
Өметсезгә ярдәм бавы сузыйк,
Бирмик аны шәфкатьсезләргә!

1987

No comments: