Sunday, June 1, 2008

Универсиада Казанда!!!

Ниһаять, кичә Брюссельдә 2013 Җәй Универсиадасы шәһәре билгеле булды. Без өмет иткәнчә, ул татарлар мәркәзе - Казан!!! Бөтен казанлыларны, Казанны яратучыларны, Казанны сагынып яшәүчеләрне һәм спорт сөючеләрне бу вакыйга белән кычыкырып-үкереп котлыйсы килә!!! [өндәү билгеләренә игътибар иткәнсездер :)]. Бу бик зур җиңү. Ышанасы килә, бу чарны үткәрү казанлылар тормышын яңа баскычка күтәрергә мөмкинчелек бирер, тормыш дәрәҗәсен Ауропа стандартларына якынлаштырыр һәм меңләгән яшьләрне сәламәт тормыш алып бару фикерененә инандырыр. Өстәп әйтәсе килә: инде төзелгән һәм төзеләчәк спорт корылмалары казанлыларга рәхәтләнеп спорт белән шөгыйлләнү һәм ял итү өчен менә дигән урын булырлар. Безнең мәркәз сау-сәламәт һәм уңышлы кешеләрнең каласы булачак!!!

Татарстан һәм Казан хакимиятләрен күпме тәнкыйтьләсәләр дә, алар бу эшне ерып чыгачаклар. Монда бер шик тә юк!!! 1000 еллыкны гөрләтеп үткәрү моның ачык бер мисалы.

P.S. Универсиадага багышланган соңгы язмада бу вакыйганы оештыру вакытында татар теленә тиешле игътибар бирелми дип әйткән идек. Моңа Азатлык та үзенең борчылуын белдерә.

Sunday, May 18, 2008

Саташкан үзтоткыннар

Бу атнада Пенза өлкәсендә ярты елдан артык мәгарәдә гомер череткән, саташкан дини үзтоткыннар кире җәмгыяткә кайттылар. Алар анда ахырзаман көттеләр. Бу ахырзаман башта март аена планнаштырылган иде, аннан майга, июльгә күчерелде :). Бәхеткә, аларның фаразлары чынга ашмады. Үзтоткыннар балчык мәгарәсендә ятканда, алар янында тәүлек буе дистәләгән кеше кизү торды. Минем бердәнбер соравым: бу кизү торулар, үзтоткыннарның мәгарәсен төзәтү кебек чараларга күпме акча тотылды микән? Һәм ни өчен мин, гади салым түләүче буларак, ул саташканнарга үз акчамны сарыф итәргә тиеш???

Универсиада Казанда?


Бу көннәрдә Казанда FISU дөнья студентлар спорты федерациясе вәкилләре Казанда кунакта. Алар 31 майда Брюссельдә булачак оешма утырышы алдыннан 2013 ел Универсиадасын үткәрәчәк шәһәрне тәгаенләр өчен нәмзәтләр белән танышалар. Нәмзәтләр саллы күренә: Испаниянең борынгы балыкчылар шәһәре Виго һәм Көньяк Кореяның студент башкаласы - Гуәңюй шәһәре. Бу юлы көндәшлек азрак кебек тоела (былтыр 2011 Универсиаданы үткәрү өчен саллырак шәһәрләр көрәште: Кытайның Шеңҗең каласы, Польшаның Краков һ.б.). Шуңа күрә Казанның бу юлы шанслары зуррак. Монысы, һичшиксез, сөендерә. ТР ПМы РН Минниханов инде 700 миллион евро табабыз дип тә игълан итәргә өлгерде. Бу шәһәр өчен бик зур инвестиция, казанлыларның тормыш дәрәҗәсен берничә баскыч күтәрергә ярдәм итәчәк. Көндәшләр биш тапкыр азрак сумма кертергә әзер. Шунысы бар: Казанның туристик инфраструктурасы әлегә көндәшләреннән шактый артта. Шул ук Корея көндәше 20дән артык затлы кунакханәсе белән горурлана ала. Казанның исә, әле боларны төзисе бар. Спорт корылмалары белән да шул ук хәл. Әлбәттә, болар барысы да, Татарстан гаризасы расланган очракта, эшләнәчәк. Казанда идарәчеләр дә финанслар да җитәрлек. Мондый дөньякүләм вакыйга мәркәзебезнең статусын шактый арттырыр иде, киләчәктә туристлык бизнесын үстерү өчен дә бу бик зур таяныч. Шуңа да нәтиҗәләрне бик зур түземсезлек белән көтеп калабыз!!!


P.S. кызганыч, көндәшләрнең 2013нче елгы Универисиадага багышланган бик күркәм сайтлары эшләп килә: Казан, Гуәңюй гаризасы һәм Виго шәһәре. Соңгысы хәтта сайтын җирле галисия телендә дә ясаган. Казан Универсиадасын оештыручылар бу мөһим моментны ычкындырганнар.

Wednesday, April 23, 2008

Made in USA


Сөнниев – дөньяның иң яхшы астрономы

Вести яңалыклар каналы хәбәр итә: "Сегодня самую престижную научную премию в области астрономии и математики, премию Кроуфорда, получат два ученых с русскими фамилиями. Это Рашид Сюняев и Максим Концевич." Сүзсез калдым...

Tuesday, April 1, 2008

Татар матбугатына сәүдә киштәләрендә урын юк

Татарның киң җәмәгатьчелеге күптән чаң суккан проблема 1 апрель көнендә раслану тапты. Бу көннән башлап татар мәркәзе Казан шәһәрендә Горпечать басма киоскларында татар рәсми матбугаты сатудан алынды. Бу халык арасында уңыш казанган Акчарлак, Безнең гәҗит, сары мәтбагага кагылмый, әлбәттә. Халык соңгыларын шәп ала!

1990 еллар башында базар икътисады шаукымы Русияне яулап алгач, күп кенә җитештерү, хезмәт күрсәтү өлкәләренә караган ширкәтләр көндәшлеккә тора алмау сәбәпле, бөлгенлеккә төште. Бүген бу хәл үзенең бөтен аянычлыгы белән безнең рәсми милли мәтбагага дә таралды. Ватаным Татарстан, Шәһри Казан һ.б.ш. гәзитләр мөхәррирләре күз йомган укучылар саны кимеүнең бер нәтиҗәсе бу. Дистә еллар буена дәүләт субсидияләренә ышанып яшәгән, өстән бирелгән күрсәтмә буенча яздырытылган бу мәтбагалар заман сулышын тоймадылар, Совет вакытыннан бирле шактый үзгәргән вәзгыятьне анализлый алмадылар һәм, нәтиҗәдә, без берничә тапкыр кимегән тиражларны расларга мәҗбүрбез. Күпләребез килешер, рәсми мәтбугатта тирән эчтәлекле материаллар саны күзгә күренеп кимеде, булган язмалар да үзләренең фикер сайлыгы, грамматик хаталары, башка гәзитләрдән күчерелеп бастырылган дайджестлары белән гаҗәпләндерә. Гомумән, матриаллар күп очракта, нәтиҗәләр ясамыйча, гади фактларны гына раслауга нигезләнгән. Әлбәттә, болар бер дә укучы мәхәббәтен яуларга ярдәм итми. Шуңа күрә, милли укучыбыз сары матбугатка яисә рус басмалырна күчә бара.

Гаеп атта да, тәртәдә дә бар дигән гыйбарә бу очракта да дөрестер, мөгаен. Дәүләтнең пассив роле, басма өлкәсендәге җитәкчеләрнең фикер тарлыгы һәм белемсез булуы бу проблемага китергән иң зур факторларның берсе. Мәсәлән, Шәһри Казанның әле күптән түгел баш мөхәррир булып эшләгән "әһеле" заманында чәчәк аткан бу гәзитне чүпкә чыгарды. Яңа җитәкчелек элеккеге укучының йөрәген яуларга тырышса да, бу эш, күрәбез, бик авыр бара.

Интернет караучыларның игътибарын исә татар гәзит-журналлары күптән югалтты инде. Үзен дәрәҗәле санаган бер генә басмабызның да карап торырлык интернет сәхифәсе юк. Шул ук Татарстанда төп гәзит саналган Ватаным Татарстанның сәхифәсе примтив, һәм ул язмалар азлыгы, безнең эрага кадәр кулланылган интернет технологияләре белән таң калдыра. Билгеле мондый алымнар заманча гәзиткә хурлык. Моны аңлар өчен, чуваш (!), рус һәм чит ил гәзитләренең интернет сәхифәләре белән чагыштыру җитә.

Татар мәтбугатының күз карашы,таяну нокталары булган гәзитләр сәүдә киштәләренә кире әйләнеп кайта алырмы? Минемчә, бу очракта мөхәррирләгә җыелышып фикер алышырга һәм киләчәккә стратегияне тәгаенләргә кирәк. Шулай ук интернет ярдәмендә яшь буын укучыларын тәрбияләү, аларны басмага яшьтән ияләштерүне күз уңыннан чыгармаска тиешбез.

PS. Бу хәл хакында татар басмалырында мәгълүмат юк диярлек. Бүген алар укучыларын көлке көне белән тәбрикләргә ашыктылар. Вәзгыятне аңлаткан бердәнбер мәгълүмат чарасы – Azatliq радиосы.

Monday, February 11, 2008

Мәчетләрне яндыралар, халык тып-тын

Инде ничәнче тапкыр бәйтуллаларыбызга һөҗүм ясыйлар. Әле генә руслар оясы – Иваново каласыннан ерак булмаган, кечкенә генә Шуя шәһәрендә мәчетне көлгә калдырганнар. Моның турыда Azatliq аркылы гына белеп була, башка бамсмалар тынычлык саклый. Болай булырга тиеш түгел! Без, татарлар, моңа битараф түгел. Көрәшергә, исбатларга, хокукларны якларга, вәхшилеккә юл куймаска кирәк!!!

Friday, January 4, 2008