Sunday, May 18, 2008

Универсиада Казанда?


Бу көннәрдә Казанда FISU дөнья студентлар спорты федерациясе вәкилләре Казанда кунакта. Алар 31 майда Брюссельдә булачак оешма утырышы алдыннан 2013 ел Универсиадасын үткәрәчәк шәһәрне тәгаенләр өчен нәмзәтләр белән танышалар. Нәмзәтләр саллы күренә: Испаниянең борынгы балыкчылар шәһәре Виго һәм Көньяк Кореяның студент башкаласы - Гуәңюй шәһәре. Бу юлы көндәшлек азрак кебек тоела (былтыр 2011 Универсиаданы үткәрү өчен саллырак шәһәрләр көрәште: Кытайның Шеңҗең каласы, Польшаның Краков һ.б.). Шуңа күрә Казанның бу юлы шанслары зуррак. Монысы, һичшиксез, сөендерә. ТР ПМы РН Минниханов инде 700 миллион евро табабыз дип тә игълан итәргә өлгерде. Бу шәһәр өчен бик зур инвестиция, казанлыларның тормыш дәрәҗәсен берничә баскыч күтәрергә ярдәм итәчәк. Көндәшләр биш тапкыр азрак сумма кертергә әзер. Шунысы бар: Казанның туристик инфраструктурасы әлегә көндәшләреннән шактый артта. Шул ук Корея көндәше 20дән артык затлы кунакханәсе белән горурлана ала. Казанның исә, әле боларны төзисе бар. Спорт корылмалары белән да шул ук хәл. Әлбәттә, болар барысы да, Татарстан гаризасы расланган очракта, эшләнәчәк. Казанда идарәчеләр дә финанслар да җитәрлек. Мондый дөньякүләм вакыйга мәркәзебезнең статусын шактый арттырыр иде, киләчәктә туристлык бизнесын үстерү өчен дә бу бик зур таяныч. Шуңа да нәтиҗәләрне бик зур түземсезлек белән көтеп калабыз!!!


P.S. кызганыч, көндәшләрнең 2013нче елгы Универисиадага багышланган бик күркәм сайтлары эшләп килә: Казан, Гуәңюй гаризасы һәм Виго шәһәре. Соңгысы хәтта сайтын җирле галисия телендә дә ясаган. Казан Универсиадасын оештыручылар бу мөһим моментны ычкындырганнар.

No comments: