Sunday, June 3, 2007

ӘНКӘЙ

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Бишек җыры җырлап төннәр буе
Без үскәнне көткән тилмереп.

Без биш бала үстек — бер йодрык,
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,
Биш кайгысы булдык кайчакта.

Без үскәндә күпме борчылулар
Күргән әнкәй гомер эчендә;
Онытмабыз, әнкәй, мәңге сине,
Рәхмәт яусын барсы өчен дә.

Хәзер инде җиткән балалар без,
Кунак кына әнкәй янында.
Әниләрнең олы йөрәгенә
Изгелекнең сыйган барсы да.

Санап кына бетерерлек түгел
әниләрдән күргән игелек.
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек


(Роберт Миңнуллин)

2 comments:

Anonymous said...

Бик матур жыр.Татарча язучы хэзер бик сирэк,минем блогтада татарча булек бар.

Joylife said...

Әйе шул :(
киләчәктә татарча язучылар күбрәк булыр дип ышанып калам