Thursday, August 2, 2007

Путинның 2006 елда үткән пәрәвез-конференциясе

Мондый ише яңалыклар белән бер дә кызыксынґан булмады, ләкин, пәрәвездәге сайтларның берсендә, Башкортостан кешеләре тарафыннан Путинґа бирелгән сораулары турындаґы язманы укыґач, Татарстан буенча ниндрәк мәсьәләләр күтәрелде икән дигән сорау туды. Көтелгәнчә, top-10 сорау арасында җидесе Татарстанда милли сәясәт торышына баґышланґан, кайберләре, мәсәлән, Аркадий тарафыннан куелґаны шактый кискен тәґбир ителгән булса да, һичшиксез, хәзерге проблемаларны яктырта.

Бу 20 яшьлек егет, нишләп Татарстанда идарә итү органнарында гел татарлар икәнлегенә ишарәли. Дөрес һәм урынлы сорау. Милли республикаларда милли элита булырґа тиеш дисәләр дә, чыннында исә бу сәяси проблемаларґа китерә, чөнки җитәкчелерне билгеләгәндә беренче планґа туґан-тумача, авылдаш – күрше, таныш – белеш принциплары чыґа. Идарә органнарында булґан татар фамилияле кешеләрнең исә чынында Татар булулары икеле. Күбесе туґан телләрен әнәп бетерми, һәм белгән очракта да, кулланырґа теләми яки ояла. Татарстандаґы соңгы кадр үзгәрешләре моны раслап кына тора, һәм шул ук вакытта, рус милләте вәкилләре булґан татарстанлыларґа нәфрәт өчен таґын бер сәбәб тудыра. Берничә рус милләтеннән булґан министрны татар кешеләре белән алыштыру, халык күзлегеннән караґанда, бер дә уңышлы сәяси адым дип әйтеп булмый. Киресенчә, Мәскәү белән булґан килешү позициясенә мондый уеннар зыян ґына китерә.

Икенче төп сорау – Татарстан мәктәпләренең барысында да мәҗбүри рәвештә татар теле укытылуы. Шулай ук бик кыен һәм нәзберек мәсьәлә. Чынында, 1990 еллар башында Татарстан интеллигенциясе тарафыннан яклау тапкан, барлык мәктәп балаларына да татар телен укыту сәясәте күп позицияләр буенча чип-чиста фикция булып чыкты. Бу сәяәсәтне алґа алып барырґа тиешле булґан әһелләрнең ихтыярсызлыґы һәм булдыксызлыґы мәґариф системасында зур кыйшаюны барлыкка китерде. Нәтиҗәдә, Татарстан мәктәпләрен тәмамлаґан рус һәм башка милләт балаларының 90%тан артыґы татар телен белми, һәм дә аңа карата нәфрәт белән карый. Бу күбесенчә рус телле шәһәрләрдә яшәүче татар балалырына да каґыла. Татар теленә ихтыяҗны дәүләт (Татарстан) тарафыннан тудырмаґан очракта, мондый сәяәси омтылышлар буш көч түгүгә кала. Аңлашыла, бу шартларда 4-5-6 сәґать татар теле урынына инглиз телен укыту Татарстан башка регионнар балалары белән чаґыштырґанда хезмәт базары көндәшлегендә шактый зур өстенлек бирер иде, һәм, гомумән, Татарстанның халыкара бизнес җәмґыятьчелеге күзендәге имиджын күтәрер иде. Бу проблемадан нинди чыґу юллары бар соң?

Беренче альтернатива, татар теленә ихтыяҗ тудыру. Моның өчен тулы цикл белем бирү оештырылырґа тиеш: балалар бакчасы – мәктәп – вуз (техникум) – эш базары. Бу эшкә татар теленең җәмґыяттәге престижын күтәрүгә караґан адымнар, PR зур өлеш кертер иде. Шул алымнарґа өстәп, татар теленең заманча лексикасын булдыру (яңарту) һәм аны халык арасына кертеп җибәрү зур ярдәм ясаячак. Беренче альтернативаны тормышка ашырґанда, дөньяның кайбер регионнарындаґы кызыклы тәҗрибәсенә дә таянып була (Финляндиянең швед азчылыґы яшәгән җирлекләре, Канаданың Квебек провинциясе, Швейцариянең ретроман азчылыґы яшәгән өлкәләре һ.б.)

Икенче альтернатива, Татарстанда урнашкан рус мәктәпләрендә татар телен факультатив рәвешендә калдырып, аның сәґатьләрен Татарстан мәдәнияты һәм тарихы, Җәмҗыять белеме кебек курслары белән алыштыру. Шул ук вакытта, татар мәктәпләренә методик ярдәмне сизелерлек күләмдә арттыру мәҗбүри. Яңа кызыклы идея булып, татар телле элитаны (төрле милләт вәкилләреннән торґан) махсус мәктәп-интернатларда үстерү.
Кечкенә яшьтән сәләтле баларны бу интернатларґа җыеп, саф татар телендә иң алдынґы техник мөмкинчелекләрне кулланып укыту һәм тәрбияләү мөһим. Бу интернатларда балаларның матди тормышы югары дәрәҗәдә оештырылып, керү тәртибе үтә күренмәле булырґа тиеш. Укучыларның 20-30% Татарстаннан читтән керергә мөмкин. Республика өчен мондый мәктәпләрне оештыру яңа элита әзерләүдә зур ярдәм булачак. Соңыннан чыґарылыш укучыларыннан иң сәләтлеләрен чит илгә укырґа җибәрү дә бик кулай. Модель буларак, күпмедер дәрәҗәдә, татар-төрек лицейларын да алып була. Барлыґы Татарстанґа, территория буенча таралґан 10-15 интернат җитәчәк. Шулай итеп, ата-аналар балаларының татар телендә укуының кирәклеген аңлап алачаклар.


Татарстан җитәкчелеге, озак еллар буенча үәенең сизгерлеген һәм заман таләпләренә туры килүчәнлеген исбатлап килде. Бу заманнарда исә, респбликаны алґа җибәрү өчен таґын да күбрәк көч туплау һәм аны зирәк куллану үтә әһәмиятле!

1 comment:

Anonymous said...
This comment has been removed by a blog administrator.