Monday, November 12, 2007

Русиядә демография мәсьәләсе

Төрле дәрәҗәдәге Русия сәясәтчеләре еш кына (ә сайлаулар алдыннан аеруча) демографиягә карата үз фикерләрен белдереп торалар. Кайбер артык актив яшьләр оешмалары хәтта ватандашларны юрган астына да чакыралар. Шул ук вакытта, чит ил аналитик үзәләре фаразларына караганада, хәлләр шундый ук темп белән барган очракта (ел саен минус 700 мең кеше), 2050 елда Руслар башлыча руслар яши торган ил буларак яшәүдән туктаячак, һәм... мөселман иленә әйләнәчәк. Әлбәттә, моның ише фаразлар рус җитәкчелегн берничек тә канәгатләндерми, һәм алар яңадан-яңа чаралар уйлап таба. Масс-медиада Путинның икенче балага дөнья биргән аналарга 250 мең сумм пособие өләшү турында күп сүзләр әйтелде, кайберәүләр русиялеләрне бушка вакыт уздырмыйча "эш белән шөгыльләнергә", ягъни "бала ясарга" да чакыра. Бу уңайдан, күптән түгел The New Times басмасын карап утырганда, күзем Анатолий Вишневский җитәкчелеге астында эшләнгән "Демографическая модернизация России 1900-2000" дигән тикшеренүгә төште. Авторлар ачык мисаллар белән, 20нче гасырда дәүләт сәясәте нәтиҗәсендә Русия кимендә 112,7 миллион кеше югалткан дип исәпли. Бу сан эченә ике Бөтендөнья сугышларында үлүчеләр, Сталин репрессияләре, егерменче еллар башында киң таралган эпидемияләр, эмиграция нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр, - барысы да кергән. Шул исәптән минем татар зыялылары тарафыннан күп сөйләнгән татар демографиясенең аяныч булуы искә төште. 1552 елда рус дәүләте Казан ханлыгын яулап алганда, татарлар белән руслар саны чагыштырмача тигез булса, 21нче гасыр башында без коточкыч дисбаланс күрәбез. Демография мәсьәләсен, минемчә, үз халкыңа карата булган карашны төптән үзгәртмичә бер сәясәтч дә төзәтә алмаячак.

No comments: