Monday, November 12, 2007

Казан матурлана

Үзең туган шәһәр турында чит кешеләрдән уңай фикерләр ишетү бик рәхәт, ә бу фикер чит ил кешеләреннән чыкса, һәм, өстәвенә, алар Британиянең Telegraph басмасыннан булса, бу рәхәтлек дистә тапкыр кадәрлерәк. Бу юлы да мине Telegraphның Русия репортеры Adrian Bloomfieldның үзенең блогында урнаштырылган Казан турында язма кызыксындырды. Автор үзенең Казан үзәгендә урнашкан бер сыраханәдә алган тәэсирләре белән уртаклаша. Әлбәттә, төп тема – сәясәт. Adrian бу сыраханәдә бертөркем нәшрият эшчеләре белән очрашуын һәм аларның сәясәт мәсьәләләренә битараф булуларын искәртә:

"Нәшерләр үзләренең омтылышлары турында сөйләшүне күпкә отышлырак дип таптылар. Казан, аларның сүзләренчә, соңгы берничә еллда драматик үзгәрешләр кичергән. Алдагы язмаларымда искә алынган төзелеш шаукымыннан тыш, 2002 елдан соң күпсанлы рестораннар, барлар һәм төнге клублар ачылган.

Казан, аларның исәпләвенчә, Ауропа шәһәренә әверелгән. Heatcliff [Adrianның хезмәттәше] бу сүзләргә кашын күтәрде – һәм аны аңлап та була. Казанның барасы юлы әле шактый озын, әмма мондагы муллык мине гәҗәпләндерде.Үзләре тирәсендә үткән драматик вакыйгаларны исәпкә алганда, бу нәшерләрнең киләчәк хакында чамалы ышанычлыгы аңлашырлык та иде.

Өстәл артындагы милләтләр төрлелеген күрү дә бик сөенчеле иде. Күпчелеге этник урыслар булса да, икесе татар һәм берсе – шаян вә тере, өченче ирендә кияүдә булган чуаш хатыны иделәр. Шуңа да карамстан, алар бер-берсенә шактый ярашканнар.

Татар милләтчелеге Татарстанда әле проблемалар тудырырга мөмкин, ләкин муллык һәм өмет барлыгы моның мөмкинчелегн шактый киметә. Русиянең рәтсез, ләкин драматик икътисады бу сыраханәдәге нәшерләр ише кешеләрне барлыкка китерә алса, илнең киләчәге чыннан да якты."

No comments: