Saturday, November 24, 2007

Яңа юллар, яңа вәгъдәләр

Бу язмага мине Татар-информның татарча бүлегендә Казанда яңа юл ачу турындагы мәкалә этәрде. Автор язуынча, анда Татарстан преьер-министры Рөстәм Миннеханов, Бердәм Русиядән кунаклар, Молодая гвардия оешмасы яшьләре катнашканнар; халык Бердәм Русиянең әлемнәрен горур тоткан, барча кешедә шатлык вә зур өметләр бөреленгән. Әлбәттә бу өч километрлы юлны ачу зур шатлык, зур уңыш. Гомумән, соңгы елда Казан шактый матурланды, юллар сыйфаты да яхшырды. Моны алдагы язмаларның берсендә әйтеп үтелгән Adrian Bloomfield ише чит ил журналистлары да сизә. Ләкин ике нәрсә мине сискәндерде. Беренчесе, премьер-министрның бу уңышның тулысынча Бердәм Русия фиркәсе ярдәме белән башкарылганлыгы, икенчесе, "Нур-1" ширкәте хезмәттәшлеге.

Беренче фактор, Бердәм Русия – сәяси фирка, аның канун буенча һәм мантыйк нигезендә илдә юллар, спорткорылмаларны, мәктәпләр, мәдәният биналарын салырга хокукы һәм матди хәле юк (Бердәм сайлау коммиссиясенә биргән саннар буенча, фирканең бюджеты 200 миллион сум тәшкил итә, бу акча 3 километр юл салырга да җитми). Чөнки болар барысы да халыктан дәүләткә җыелган салымнардан эшләнә. Шулай итеп, бу фирка башлыклары, авыз тутырып, дәүләт акчасын "үзләштерәләр" түгелме?! Самарада шундый бер хәлдән соң халык аяк терәп, БР берничек тә юллар ясый алмый, ул дәүләт акчасы дип урамга чыккан (The New Times басмасы).

Икенче фактор, Р.Минниханов "Нур-1" ширкәте җитәкчесе, үзенең күптәнге дусты, Мәннаф Сәгдиевкә рәхмәт хаты да тапшырган. Бу ширкәт Татарстанда инде шактый гына юлларны төзергә өлгерде, күпчелеге, сыйфаты түбән булганга күрә, инде яңадан ремонт таләп итә. Чынында исә, кайбер мәгълүматларга караганда (Эксперт басмасы, Компромат.ру интернет-сәхифәсе), "Нур-1" ширкәтенең бенефициары (чын хужасы) Рөстәм НУРгалиевич Миннеханов була.

Менә шулай, ялган өстенә ялган, ләкин, уйлыйм, халык моның төбенә иртәме-соңмы төшәчәк.

No comments: