skip to main
|
skip to sidebar
Көфер почмагы
Showing posts with label
Башкортостан
.
Show all posts
Showing posts with label
Башкортостан
.
Show all posts
Monday, May 28, 2007
Уфаны су баскан!
Уфада катастрофа! Шәһәрне су баскан.
Өстәмә фото
Wednesday, February 14, 2007
Татар гимназиясе турында
Уфада татар гимназиясен ачу турында сөйләшүләр күптәннән йөри иде инде. Ниһаять, Башкортостандагы татарларның лидеры Рамиль Бигнов эшкә дә алынган иде кебек. Ләкин... Татар интеллигенциясе салы комга терәлде. Гимназия бинасын (аны Р.Бигновның ширкәте бушка биргән) соңгы араларда җимереп тә ташладылар. Башкортостан җитәкчелеге бинаның җимерүчеләрен, акрын эшлисез дип, шелтәләп та алган. Ләкин, шуңа да карамастан, ике экскавторчы, намуслары уянудандырмы, эшләрен ташлап киткәннәр.
Чыннан да белем учагын (төзелеп бетмәгән булса да) җимерү - үзенә күрә гөнаһ бит! Бу вакыйга закончылыкмы, әллә Башкортостан Хакимияте суд карырын гына башкаручымы?
1. Инде күптәннән сөйләнгән гыйбарә, башкортлар белән татарлар ике иң якын халык, кардәшләр, дус-тату яшәп, Мәскәү даирәләрендә үз мәнфәгатъләрен бергә кайгыртып, берсен-берсе яклап яшәргә тиешләр. Безнең тарихибыздан гына чыгып та, бүлердәй малыбыз юк дип кисеп әйтергә була. Уртак, бердәм булырга кирәк! Уртак мәкаль белән бу тезисны йомгаклаганда, "Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар".
2. Безнең араны бозу Башкртостан хакимятеннән ары, Мәскәү җитәкчелегенә үтә дә файдалы. Халыклар арасында тарткалаш башка проблемалардан: сүз иреге, икътисади алгарыштан игътибарны читкә юнәлтә.
3. Кызгыныч ки, бу тарткалаш, имперчиячел максатларга ирешү теләге, татар халкы бәрабәренә алып барыла. Татарларны, бу нисбәттән, пешка буларак файдаланалар, без үзебез исә, инде ничәнче тапкыр, алданабыз.
4. Бу көрәшнең уңай йогынтысы исә - читтә яшәүче татарлар үзара берләшә, уртак фикергә килеп, үзләренең мәнфәґатьләрен бердәм рәвештә яклый кебек.
5. Минем карашымча, бу көрәш барыбер татар халкында булган мәґрифәткә омтылышны һич күпме генә дә киметмичә, киресенчә, киләчәк көрәшләкә чыныктырачак. Ә хәзерге Башкортостан хакимиятенең көннәре (айлары) чикле. Болар киткәч, яңа кешеләр киләчәк. Яңа өметләр. Яңа омтылышлар. Яңа көрәшләр. Яңа нәтиҗәләр.
Older Posts
Home
Subscribe to:
Posts (Atom)
Алсүз
Татарлыктан татар һич ґарь итәрме,
Кеше үз исмен инкяр итәрме.
Татарлыкта татар уґлы татармын,
Татар түгел димә, башың ватармын.
Дәрдемәнд
Ниөчен
Бу татарча блог түбәндәге сәбапләр аркасында барлыкка килде:
1. Үткән-сүткән вакыйгаларга фикеремне белдертү.
2. Ирекле фикер алышу.
3. Татар телен яхшырту теләге булган дуслар өчен.
Тамгалар
АКШ
(4)
Башкортостан
(2)
бизнес
(5)
демография
(1)
дин
(3)
игъланнар
(1)
Казан
(1)
матбугат
(9)
мәґрифәт
(3)
мәдәният
(4)
Мәскәү
(1)
Милләттәшләр
(12)
Путин
(6)
рәсемнәр
(7)
Русия
(14)
сәясәт
(14)
софт
(2)
спорт
(3)
тарих
(1)
татар теле
(2)
Татарстан
(8)
халыкара мөнәсәбәтләр
(4)
Шигырьләр
(7)
Татарча блогрол
Татар япон блогы
Татар музыкасы порталы
Туган телен онытмаганнар
Татар әкиятләре - Бичура
Мишәр хатыны
Сәләт татар яшьләр оешмасы
Гөлназ татарча
Татар Wiki яңалыклары
Вил Мирзаянов, За независимость татар
Кызыклы сылтамалар
Татар классик музыкасы онлайн
Татарча Википедия
Би-Би-Синың информацион сайты
Азатлык радиосы
Архив
▼
2008
(8)
▼
June
(1)
Универсиада Казанда!!!
►
May
(2)
►
April
(3)
►
February
(1)
►
January
(1)
►
2007
(43)
►
December
(8)
►
November
(9)
►
September
(1)
►
August
(2)
►
July
(1)
►
June
(12)
►
May
(3)
►
February
(5)
►
January
(2)