Showing posts with label Шигырьләр. Show all posts
Showing posts with label Шигырьләр. Show all posts

Tuesday, November 13, 2007

Кайту җыры

Даһи җырчы Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышлана, аның яратып башкарган җыры.

Олы юлдан яуга киткән чакта,
Таң җиленнән томан таралды,
Авыл башындагы куш наратка,
Атлар да бик борылып карады.

Һаваларда торна тавышлары,
Ишетелә канат кагышлары,
Кошларда да кеше язмышлары,
Чит җирләргә китеп барышлары.

Туган якның хәбәрләрен белдем
Ызаннардан искән җилләрдән.
Күпләребез олы юлдан кире
Кайта алмады ерак илләрдән.

Һаваларда торна тавышлары,
Ишетелә канат кагышлары,
Кошларда да кеше язмышлары,
Чит җирләрдән кайтып барышлары.

(Луиза Батыр-Болгари муз.)

Friday, November 9, 2007

Әйтмә син, авыр сүз...

Асаф Вәлиев башкара торган җыр

Беркайчан әйтмә син авыр сүз
Бик кыска, ай кыска гомерләр.
Син - минем гомерлек юлдашым,
Син чәчкәм, йолдызым, сөйгән яр.

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син
Йорәк бит болай да яралы.
Жырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле.

Бик авыр минутлар булса да
Тап миңа шулвакыт җылы сүз.
Авыр сүз әйтәсең килсә дә,
Әйтмә син, сөеклем, әйтмә дус.

Әйтмә син авыр, сүз әйтмә син
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле

Иртәсен, кичен дә миңа син
Кызганма карашың җылысын.
Шул чакта сөйүең артуын
Йөрәгең белән син тоярсың.

Әйтмә син авыр сүз әйтмә син
Йөрәк бит болай да яралы
Җырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле.

Wednesday, June 6, 2007

Сызла...

Сызла, сызла, сызла күңлем,

Сызла бертуктамыйча!

Сызла айлар, сызла еллар,

Сызла төн йокламыйча!

Сәгыйт Рәмиев

Sunday, June 3, 2007

ӘНКӘЙ

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Бишек җыры җырлап төннәр буе
Без үскәнне көткән тилмереп.

Без биш бала үстек — бер йодрык,
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,
Биш кайгысы булдык кайчакта.

Без үскәндә күпме борчылулар
Күргән әнкәй гомер эчендә;
Онытмабыз, әнкәй, мәңге сине,
Рәхмәт яусын барсы өчен дә.

Хәзер инде җиткән балалар без,
Кунак кына әнкәй янында.
Әниләрнең олы йөрәгенә
Изгелекнең сыйган барсы да.

Санап кына бетерерлек түгел
әниләрдән күргән игелек.
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек


(Роберт Миңнуллин)

Wednesday, February 14, 2007

Җырларым

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!
...
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.

Муса Җәлил

Йөрәккә якын сүзләр

Урам ташларыннан әкрен атлап
Тоеп барам заман агышын,
Сыгылам да кайчак, бөгеләм дә,-
Төяп барам заман сагышын

И. Юзеев

"Татар бавы" Илдар Юзеев

"А порой от намека слабого
Поднималась надменно бровка
Далеко, далеко Елабуга
И татарская та веревка..."

С. Липкин. "Зимний закат"


Кама буйларында бау ишәләр,
Бугазымда авыр төер бар:
Бик якында гына Маринабыз
Соңгы сулыш алган йорт бар.

Кемдер уйлый: "Элмәк киюенә
Татар бавы, имеш, гаепле"...
Вакыт үзе әйтер хакыйкатьне!
Нахак сүзгә халык лаекмы?

Населем минем өзелерлек түгел,
Мең яшәгән ныклы тамырдан,
Чулман буйларында иген иккән,
Суга юкә салган, бау үргән.

Нинди ачы җилләр исмәгән дә,
Үрешләрен кемнәр кисмәгән,
Тарих бавын җигелеп бергә тарткан,
Әмма комнан аркан ишмәгән.

Үпкын-чоңгыллардан үткән чакта
Әзелсә дә камыт байлары,
Ат урынына тарткан үз язымышын,
Сызылса да йөрәк майлары.

Идел-Чулман кичкән, ишкәк ишкән,
Язмышы да баудай үрелгән...
Татар җайдаклары гомум яуда
Париж урамында күренгән.

Нәселем минем күп дәһшәтләр күргән,
Баулар белән бергә җыр үргән,
Аның нинди җырлар үргәнлеген
Сорагыз сез Муса Җәлилдән!

Төрле телләрдә җырлап яшь аналар
Өмет баглап бишек асканнар,
Илбасарлар баудан элмәк ясап,
Зояларны дарга асканнар.

...Авыр бер чор, сугыш гарасаты
Маринаны монда китергән.
Хәзер кемне, кемне гаепләргә?
Сорыйк әнә Чулман, Иделдән.

Кем ишсә дә, бауның милләте юк,
Сылтамагыз аны милләткә!
Һәрбер телдә бер сүз: шәфкатьсезлек
Шагыйрьне илткән элмәккә.

Кама буйларында бау ишәләр,
Өмет баглап ага сулар да...
Мин дә кушылам: бишек бавы үрәм
Шиґри җанлы нарасыйларга.

Бугазымда авыр бер төер бар:
Калды инде фәкать сызларга...
"Бишек җыры"н көйләп байлар үрик,
Өметсезгә ярдәм бавы сузыйк,
Бирмик аны шәфкатьсезләргә!

1987