Showing posts with label Татарстан. Show all posts
Showing posts with label Татарстан. Show all posts

Sunday, June 1, 2008

Универсиада Казанда!!!

Ниһаять, кичә Брюссельдә 2013 Җәй Универсиадасы шәһәре билгеле булды. Без өмет иткәнчә, ул татарлар мәркәзе - Казан!!! Бөтен казанлыларны, Казанны яратучыларны, Казанны сагынып яшәүчеләрне һәм спорт сөючеләрне бу вакыйга белән кычыкырып-үкереп котлыйсы килә!!! [өндәү билгеләренә игътибар иткәнсездер :)]. Бу бик зур җиңү. Ышанасы килә, бу чарны үткәрү казанлылар тормышын яңа баскычка күтәрергә мөмкинчелек бирер, тормыш дәрәҗәсен Ауропа стандартларына якынлаштырыр һәм меңләгән яшьләрне сәламәт тормыш алып бару фикерененә инандырыр. Өстәп әйтәсе килә: инде төзелгән һәм төзеләчәк спорт корылмалары казанлыларга рәхәтләнеп спорт белән шөгыйлләнү һәм ял итү өчен менә дигән урын булырлар. Безнең мәркәз сау-сәламәт һәм уңышлы кешеләрнең каласы булачак!!!

Татарстан һәм Казан хакимиятләрен күпме тәнкыйтьләсәләр дә, алар бу эшне ерып чыгачаклар. Монда бер шик тә юк!!! 1000 еллыкны гөрләтеп үткәрү моның ачык бер мисалы.

P.S. Универсиадага багышланган соңгы язмада бу вакыйганы оештыру вакытында татар теленә тиешле игътибар бирелми дип әйткән идек. Моңа Азатлык та үзенең борчылуын белдерә.

Sunday, May 18, 2008

Универсиада Казанда?


Бу көннәрдә Казанда FISU дөнья студентлар спорты федерациясе вәкилләре Казанда кунакта. Алар 31 майда Брюссельдә булачак оешма утырышы алдыннан 2013 ел Универсиадасын үткәрәчәк шәһәрне тәгаенләр өчен нәмзәтләр белән танышалар. Нәмзәтләр саллы күренә: Испаниянең борынгы балыкчылар шәһәре Виго һәм Көньяк Кореяның студент башкаласы - Гуәңюй шәһәре. Бу юлы көндәшлек азрак кебек тоела (былтыр 2011 Универсиаданы үткәрү өчен саллырак шәһәрләр көрәште: Кытайның Шеңҗең каласы, Польшаның Краков һ.б.). Шуңа күрә Казанның бу юлы шанслары зуррак. Монысы, һичшиксез, сөендерә. ТР ПМы РН Минниханов инде 700 миллион евро табабыз дип тә игълан итәргә өлгерде. Бу шәһәр өчен бик зур инвестиция, казанлыларның тормыш дәрәҗәсен берничә баскыч күтәрергә ярдәм итәчәк. Көндәшләр биш тапкыр азрак сумма кертергә әзер. Шунысы бар: Казанның туристик инфраструктурасы әлегә көндәшләреннән шактый артта. Шул ук Корея көндәше 20дән артык затлы кунакханәсе белән горурлана ала. Казанның исә, әле боларны төзисе бар. Спорт корылмалары белән да шул ук хәл. Әлбәттә, болар барысы да, Татарстан гаризасы расланган очракта, эшләнәчәк. Казанда идарәчеләр дә финанслар да җитәрлек. Мондый дөньякүләм вакыйга мәркәзебезнең статусын шактый арттырыр иде, киләчәктә туристлык бизнесын үстерү өчен дә бу бик зур таяныч. Шуңа да нәтиҗәләрне бик зур түземсезлек белән көтеп калабыз!!!


P.S. кызганыч, көндәшләрнең 2013нче елгы Универисиадага багышланган бик күркәм сайтлары эшләп килә: Казан, Гуәңюй гаризасы һәм Виго шәһәре. Соңгысы хәтта сайтын җирле галисия телендә дә ясаган. Казан Универсиадасын оештыручылар бу мөһим моментны ычкындырганнар.

Tuesday, April 1, 2008

Татар матбугатына сәүдә киштәләрендә урын юк

Татарның киң җәмәгатьчелеге күптән чаң суккан проблема 1 апрель көнендә раслану тапты. Бу көннән башлап татар мәркәзе Казан шәһәрендә Горпечать басма киоскларында татар рәсми матбугаты сатудан алынды. Бу халык арасында уңыш казанган Акчарлак, Безнең гәҗит, сары мәтбагага кагылмый, әлбәттә. Халык соңгыларын шәп ала!

1990 еллар башында базар икътисады шаукымы Русияне яулап алгач, күп кенә җитештерү, хезмәт күрсәтү өлкәләренә караган ширкәтләр көндәшлеккә тора алмау сәбәпле, бөлгенлеккә төште. Бүген бу хәл үзенең бөтен аянычлыгы белән безнең рәсми милли мәтбагага дә таралды. Ватаным Татарстан, Шәһри Казан һ.б.ш. гәзитләр мөхәррирләре күз йомган укучылар саны кимеүнең бер нәтиҗәсе бу. Дистә еллар буена дәүләт субсидияләренә ышанып яшәгән, өстән бирелгән күрсәтмә буенча яздырытылган бу мәтбагалар заман сулышын тоймадылар, Совет вакытыннан бирле шактый үзгәргән вәзгыятьне анализлый алмадылар һәм, нәтиҗәдә, без берничә тапкыр кимегән тиражларны расларга мәҗбүрбез. Күпләребез килешер, рәсми мәтбугатта тирән эчтәлекле материаллар саны күзгә күренеп кимеде, булган язмалар да үзләренең фикер сайлыгы, грамматик хаталары, башка гәзитләрдән күчерелеп бастырылган дайджестлары белән гаҗәпләндерә. Гомумән, матриаллар күп очракта, нәтиҗәләр ясамыйча, гади фактларны гына раслауга нигезләнгән. Әлбәттә, болар бер дә укучы мәхәббәтен яуларга ярдәм итми. Шуңа күрә, милли укучыбыз сары матбугатка яисә рус басмалырна күчә бара.

Гаеп атта да, тәртәдә дә бар дигән гыйбарә бу очракта да дөрестер, мөгаен. Дәүләтнең пассив роле, басма өлкәсендәге җитәкчеләрнең фикер тарлыгы һәм белемсез булуы бу проблемага китергән иң зур факторларның берсе. Мәсәлән, Шәһри Казанның әле күптән түгел баш мөхәррир булып эшләгән "әһеле" заманында чәчәк аткан бу гәзитне чүпкә чыгарды. Яңа җитәкчелек элеккеге укучының йөрәген яуларга тырышса да, бу эш, күрәбез, бик авыр бара.

Интернет караучыларның игътибарын исә татар гәзит-журналлары күптән югалтты инде. Үзен дәрәҗәле санаган бер генә басмабызның да карап торырлык интернет сәхифәсе юк. Шул ук Татарстанда төп гәзит саналган Ватаным Татарстанның сәхифәсе примтив, һәм ул язмалар азлыгы, безнең эрага кадәр кулланылган интернет технологияләре белән таң калдыра. Билгеле мондый алымнар заманча гәзиткә хурлык. Моны аңлар өчен, чуваш (!), рус һәм чит ил гәзитләренең интернет сәхифәләре белән чагыштыру җитә.

Татар мәтбугатының күз карашы,таяну нокталары булган гәзитләр сәүдә киштәләренә кире әйләнеп кайта алырмы? Минемчә, бу очракта мөхәррирләгә җыелышып фикер алышырга һәм киләчәккә стратегияне тәгаенләргә кирәк. Шулай ук интернет ярдәмендә яшь буын укучыларын тәрбияләү, аларны басмага яшьтән ияләштерүне күз уңыннан чыгармаска тиешбез.

PS. Бу хәл хакында татар басмалырында мәгълүмат юк диярлек. Бүген алар укучыларын көлке көне белән тәбрикләргә ашыктылар. Вәзгыятне аңлаткан бердәнбер мәгълүмат чарасы – Azatliq радиосы.

Saturday, November 24, 2007

Яңа юллар, яңа вәгъдәләр

Бу язмага мине Татар-информның татарча бүлегендә Казанда яңа юл ачу турындагы мәкалә этәрде. Автор язуынча, анда Татарстан преьер-министры Рөстәм Миннеханов, Бердәм Русиядән кунаклар, Молодая гвардия оешмасы яшьләре катнашканнар; халык Бердәм Русиянең әлемнәрен горур тоткан, барча кешедә шатлык вә зур өметләр бөреленгән. Әлбәттә бу өч километрлы юлны ачу зур шатлык, зур уңыш. Гомумән, соңгы елда Казан шактый матурланды, юллар сыйфаты да яхшырды. Моны алдагы язмаларның берсендә әйтеп үтелгән Adrian Bloomfield ише чит ил журналистлары да сизә. Ләкин ике нәрсә мине сискәндерде. Беренчесе, премьер-министрның бу уңышның тулысынча Бердәм Русия фиркәсе ярдәме белән башкарылганлыгы, икенчесе, "Нур-1" ширкәте хезмәттәшлеге.

Беренче фактор, Бердәм Русия – сәяси фирка, аның канун буенча һәм мантыйк нигезендә илдә юллар, спорткорылмаларны, мәктәпләр, мәдәният биналарын салырга хокукы һәм матди хәле юк (Бердәм сайлау коммиссиясенә биргән саннар буенча, фирканең бюджеты 200 миллион сум тәшкил итә, бу акча 3 километр юл салырга да җитми). Чөнки болар барысы да халыктан дәүләткә җыелган салымнардан эшләнә. Шулай итеп, бу фирка башлыклары, авыз тутырып, дәүләт акчасын "үзләштерәләр" түгелме?! Самарада шундый бер хәлдән соң халык аяк терәп, БР берничек тә юллар ясый алмый, ул дәүләт акчасы дип урамга чыккан (The New Times басмасы).

Икенче фактор, Р.Минниханов "Нур-1" ширкәте җитәкчесе, үзенең күптәнге дусты, Мәннаф Сәгдиевкә рәхмәт хаты да тапшырган. Бу ширкәт Татарстанда инде шактый гына юлларны төзергә өлгерде, күпчелеге, сыйфаты түбән булганга күрә, инде яңадан ремонт таләп итә. Чынында исә, кайбер мәгълүматларга караганда (Эксперт басмасы, Компромат.ру интернет-сәхифәсе), "Нур-1" ширкәтенең бенефициары (чын хужасы) Рөстәм НУРгалиевич Миннеханов була.

Менә шулай, ялган өстенә ялган, ләкин, уйлыйм, халык моның төбенә иртәме-соңмы төшәчәк.

Tuesday, November 13, 2007

Астыртын Тишков

Әле кичә генә милләтчелек сәясәтен искә алган идем. Бүгенге көн тагын яңа хәбәрләр китерде. Azatliq интернет сәхифәсе юрамасы буенча мин Русиянең алдынгы таблоиды –
Комсомольская правда
'да басылган Валерий Тишков белән үткән әңгәмәгә юлыктым. Валерий Тишков – төп эше буенча Русия киңлекләрендә яшәүче милләтләрнең тарихын, көнкүрешен өйрәнергә тиешле (ул – Русия Фәннәр Академиясенең антропология һәм этнография институты директоры), өстәмә эше – Русиядә толерантлык орлыкларын чәчү (ул – Русиянең импотент Җәмгыять пулатында толерантлык һәм намус иреге комиссиясе җитәкчесе). Чынында исә, бу "шәхес" Русиядә яшәүче шактый милләтләрнең канын эчеп карады. 2002нче елда үткән халык санын алудагы тарихта күрелмәгән халыкларны бүлгәләп бетерү – нәкъ шул астыртынның мәкерлеге. Шулай ук Тишков әфәнде үзенең күпсанлы медиа-чыгышларында Русиядә төп халыкны (аның фикеренчә, бу бары урыслар гына) кимсетүләр турында сөйләп туя алмый. Бу юлы алда әйтеп үтелгән Комсомольская правда Валерий Тишков белән милли диаспоралар турында фикер алыша. Кайбер өземтеләрен түбәндә китерәм.

"...Мәсәлән, Татарстан вузларындагы вазыйфаларны титуллы булган милләт вәкилләре тутырган. Рус доцентлыктан ары китә алмый, кафедра җитәкчесе яки ректор булу – һич мөмкин түгел диярлек. Шуңа күрә укытучылар аннан күчеп китәләр. Бу проблемага күрсәтергә кирәк, аны яктыртырга кирәк, бетерергә кирәк. Моны эшләмәсәң, Русия ябык моноэтник анклавларга кайтып калачак."

"...Безнең илдә ниндидер булмаган диаспоризация барлыкка килде. Берничә буын Мәскәүдә яшәгән әрмәннәр көтмәгәнәдә диаспорага әйләнде. Шул ук татарларга да кагыла. Минем фикеремчә, Русия эчендә бернинди дә татар диаспоралары булырга тиеш түгел" һ.б.

Тишков шулай ук Чечняда барлыкка килгән моноэтник җәмгыять булуына кәнәгатьсезлеген белдыра. Аныңча, бу ситуацияне "төзәтергә кирәк", ягъни Чечняга күпләп урысларны күчерергә.

Үзен Николай дип атаган бер укучы Тбилисига барып кибет яки Ташкентта базар ача алмавы турында сукрана. Тикшов та аның кайгысын уртаклаша.
Ахырдан, утка май салган кебек, Тишков әфәнде үзенең ачуын да белдереп куя: ничек инде 2-3 ел элек Карелиягә Әзербәйҗаннан килеп урнашкан берәү рестораннар ачып хәлле тормыш алып бара да җирле халык бармак суырып утыра?! Бу "милекнең гаделсез бүленүе" дип атала. Озын сүзнең кыскасы, калганын интернет-сәхифәдән дә укып була. Мин исә кайбер фикерләремне белдертеп китмичә кала алмыйм:

  • Нишләп Тишков читтән килгән әзери яки чичәннең уңышын исәпкә алганда, аларның эшчән һәм, күп очракта, хәмергә битараф булуларын искә алмый?! Моның ише мисаллар белән дәвам итсәк, Волгоград (Свердловск, Саратов һ.б.) областендә көненә бер тустаган дөге яки бер долларга басуда ундүртәр сәгать эшләргә әзер булган кытайларны китереп була. Шул ук вакытта урыс мужигы мондый эштән тарсына, хәмер эчеп, электр чыбыкларын уралу аңа күпкә ятышлырак.

  • Нишләп Тишков АКШ мисалын китергәндә, аның милләтләргә карата акыллы һәм тирән мәгънәле сәясәте турында оныта?! Югыйсә, анда һәрбер халык үз теләге белән диаспора да, резервация дә, ассемблея яки башка бер оешма булып яшәргә хокуклы. Хәтта эре шәһәрләрдә этник кварталлар да төзергә рөхсәт бирелә. Нишләптер, әле бер тапкыр да бу гамәлләрнең Америка бөтенлегенә зыян китерүе турында ишеткәнем булмады (бәлки, Тишков әф.-нең бардыр?!).

    Диаспораларны бетерү милләтләрне кыздырып кына җибәрәчәк, алар башка берләшү юлларын табачаклар. Ә дәүләт, моңа каршы репрессияләр кулланмаган очракта, берни дә эшли алмаячак: диаспоралар бит финанс ярдәмен дәүләттән көтеп ятмый, ә иганәчеләр исәбенә генә тормыш алып баралар.

  • Гаҗәп, ләкин бу әңгәмә куелган биттә рус булмаган (исеме буенча) кешедән килгән сорауга урын табылмаган. Бу провокацияме?!

  • Әлбәттә, укучылар фикерләре күп очракта "Русия урыслар өчен", "Русия – бөек ил (сверхдержава)" дигән шигарьләр белән сугарылган. Берәм-сәрәм күренгән (яки редакция фильтрлары аркылы үткән) аек фикерләр шунда ук туздыртыла.

Нәтиҗә буларак, шуны тәкъдим итәм: без, татарлар, мондый одиоз кешеләрнең фикерләрен ишетеп, моңарчы башкарган эшләрне: китап-басмалар чыгаруны, бизнеслар башлап җибәрүне, Сабантуйларны җиң сызганып, ике-өч-дистә тапкыр күбрәк, сыйфатлырак, көнләшерлек итеп үткәрик! "Астыртыннарга" бирешмик!

Monday, November 12, 2007

Казан матурлана

Үзең туган шәһәр турында чит кешеләрдән уңай фикерләр ишетү бик рәхәт, ә бу фикер чит ил кешеләреннән чыкса, һәм, өстәвенә, алар Британиянең Telegraph басмасыннан булса, бу рәхәтлек дистә тапкыр кадәрлерәк. Бу юлы да мине Telegraphның Русия репортеры Adrian Bloomfieldның үзенең блогында урнаштырылган Казан турында язма кызыксындырды. Автор үзенең Казан үзәгендә урнашкан бер сыраханәдә алган тәэсирләре белән уртаклаша. Әлбәттә, төп тема – сәясәт. Adrian бу сыраханәдә бертөркем нәшрият эшчеләре белән очрашуын һәм аларның сәясәт мәсьәләләренә битараф булуларын искәртә:

"Нәшерләр үзләренең омтылышлары турында сөйләшүне күпкә отышлырак дип таптылар. Казан, аларның сүзләренчә, соңгы берничә еллда драматик үзгәрешләр кичергән. Алдагы язмаларымда искә алынган төзелеш шаукымыннан тыш, 2002 елдан соң күпсанлы рестораннар, барлар һәм төнге клублар ачылган.

Казан, аларның исәпләвенчә, Ауропа шәһәренә әверелгән. Heatcliff [Adrianның хезмәттәше] бу сүзләргә кашын күтәрде – һәм аны аңлап та була. Казанның барасы юлы әле шактый озын, әмма мондагы муллык мине гәҗәпләндерде.Үзләре тирәсендә үткән драматик вакыйгаларны исәпкә алганда, бу нәшерләрнең киләчәк хакында чамалы ышанычлыгы аңлашырлык та иде.

Өстәл артындагы милләтләр төрлелеген күрү дә бик сөенчеле иде. Күпчелеге этник урыслар булса да, икесе татар һәм берсе – шаян вә тере, өченче ирендә кияүдә булган чуаш хатыны иделәр. Шуңа да карамстан, алар бер-берсенә шактый ярашканнар.

Татар милләтчелеге Татарстанда әле проблемалар тудырырга мөмкин, ләкин муллык һәм өмет барлыгы моның мөмкинчелегн шактый киметә. Русиянең рәтсез, ләкин драматик икътисады бу сыраханәдәге нәшерләр ише кешеләрне барлыкка китерә алса, илнең киләчәге чыннан да якты."

Thursday, August 2, 2007

Путинның 2006 елда үткән пәрәвез-конференциясе

Мондый ише яңалыклар белән бер дә кызыксынґан булмады, ләкин, пәрәвездәге сайтларның берсендә, Башкортостан кешеләре тарафыннан Путинґа бирелгән сораулары турындаґы язманы укыґач, Татарстан буенча ниндрәк мәсьәләләр күтәрелде икән дигән сорау туды. Көтелгәнчә, top-10 сорау арасында җидесе Татарстанда милли сәясәт торышына баґышланґан, кайберләре, мәсәлән, Аркадий тарафыннан куелґаны шактый кискен тәґбир ителгән булса да, һичшиксез, хәзерге проблемаларны яктырта.

Бу 20 яшьлек егет, нишләп Татарстанда идарә итү органнарында гел татарлар икәнлегенә ишарәли. Дөрес һәм урынлы сорау. Милли республикаларда милли элита булырґа тиеш дисәләр дә, чыннында исә бу сәяси проблемаларґа китерә, чөнки җитәкчелерне билгеләгәндә беренче планґа туґан-тумача, авылдаш – күрше, таныш – белеш принциплары чыґа. Идарә органнарында булґан татар фамилияле кешеләрнең исә чынында Татар булулары икеле. Күбесе туґан телләрен әнәп бетерми, һәм белгән очракта да, кулланырґа теләми яки ояла. Татарстандаґы соңгы кадр үзгәрешләре моны раслап кына тора, һәм шул ук вакытта, рус милләте вәкилләре булґан татарстанлыларґа нәфрәт өчен таґын бер сәбәб тудыра. Берничә рус милләтеннән булґан министрны татар кешеләре белән алыштыру, халык күзлегеннән караґанда, бер дә уңышлы сәяси адым дип әйтеп булмый. Киресенчә, Мәскәү белән булґан килешү позициясенә мондый уеннар зыян ґына китерә.

Икенче төп сорау – Татарстан мәктәпләренең барысында да мәҗбүри рәвештә татар теле укытылуы. Шулай ук бик кыен һәм нәзберек мәсьәлә. Чынында, 1990 еллар башында Татарстан интеллигенциясе тарафыннан яклау тапкан, барлык мәктәп балаларына да татар телен укыту сәясәте күп позицияләр буенча чип-чиста фикция булып чыкты. Бу сәяәсәтне алґа алып барырґа тиешле булґан әһелләрнең ихтыярсызлыґы һәм булдыксызлыґы мәґариф системасында зур кыйшаюны барлыкка китерде. Нәтиҗәдә, Татарстан мәктәпләрен тәмамлаґан рус һәм башка милләт балаларының 90%тан артыґы татар телен белми, һәм дә аңа карата нәфрәт белән карый. Бу күбесенчә рус телле шәһәрләрдә яшәүче татар балалырына да каґыла. Татар теленә ихтыяҗны дәүләт (Татарстан) тарафыннан тудырмаґан очракта, мондый сәяәси омтылышлар буш көч түгүгә кала. Аңлашыла, бу шартларда 4-5-6 сәґать татар теле урынына инглиз телен укыту Татарстан башка регионнар балалары белән чаґыштырґанда хезмәт базары көндәшлегендә шактый зур өстенлек бирер иде, һәм, гомумән, Татарстанның халыкара бизнес җәмґыятьчелеге күзендәге имиджын күтәрер иде. Бу проблемадан нинди чыґу юллары бар соң?

Беренче альтернатива, татар теленә ихтыяҗ тудыру. Моның өчен тулы цикл белем бирү оештырылырґа тиеш: балалар бакчасы – мәктәп – вуз (техникум) – эш базары. Бу эшкә татар теленең җәмґыяттәге престижын күтәрүгә караґан адымнар, PR зур өлеш кертер иде. Шул алымнарґа өстәп, татар теленең заманча лексикасын булдыру (яңарту) һәм аны халык арасына кертеп җибәрү зур ярдәм ясаячак. Беренче альтернативаны тормышка ашырґанда, дөньяның кайбер регионнарындаґы кызыклы тәҗрибәсенә дә таянып була (Финляндиянең швед азчылыґы яшәгән җирлекләре, Канаданың Квебек провинциясе, Швейцариянең ретроман азчылыґы яшәгән өлкәләре һ.б.)

Икенче альтернатива, Татарстанда урнашкан рус мәктәпләрендә татар телен факультатив рәвешендә калдырып, аның сәґатьләрен Татарстан мәдәнияты һәм тарихы, Җәмҗыять белеме кебек курслары белән алыштыру. Шул ук вакытта, татар мәктәпләренә методик ярдәмне сизелерлек күләмдә арттыру мәҗбүри. Яңа кызыклы идея булып, татар телле элитаны (төрле милләт вәкилләреннән торґан) махсус мәктәп-интернатларда үстерү.
Кечкенә яшьтән сәләтле баларны бу интернатларґа җыеп, саф татар телендә иң алдынґы техник мөмкинчелекләрне кулланып укыту һәм тәрбияләү мөһим. Бу интернатларда балаларның матди тормышы югары дәрәҗәдә оештырылып, керү тәртибе үтә күренмәле булырґа тиеш. Укучыларның 20-30% Татарстаннан читтән керергә мөмкин. Республика өчен мондый мәктәпләрне оештыру яңа элита әзерләүдә зур ярдәм булачак. Соңыннан чыґарылыш укучыларыннан иң сәләтлеләрен чит илгә укырґа җибәрү дә бик кулай. Модель буларак, күпмедер дәрәҗәдә, татар-төрек лицейларын да алып була. Барлыґы Татарстанґа, территория буенча таралґан 10-15 интернат җитәчәк. Шулай итеп, ата-аналар балаларының татар телендә укуының кирәклеген аңлап алачаклар.


Татарстан җитәкчелеге, озак еллар буенча үәенең сизгерлеген һәм заман таләпләренә туры килүчәнлеген исбатлап килде. Бу заманнарда исә, респбликаны алґа җибәрү өчен таґын да күбрәк көч туплау һәм аны зирәк куллану үтә әһәмиятле!

Monday, June 11, 2007

Исән калучы (The Survivor)

Кирмән мачысын оста каезлау

(The Economist басмасы, Июн 2, 2007, Лондон)

Яңа бәйсезлеген алган Русия башлыклары чиксез вә үрчегән дәүләтләрен күзаллаганда, бер оятсыз регион аларнын бик борчый: бу Чечня түгел, ә бәлки Идел буена урнашкан, нифтькә бай һәм ярым-бәйсез Татарстан була. Сугыш аркасында җимерлгән Чечняның бихисап җитәкчеләре рәхимсез рәвештә үтерлгән арада, Татарстан һаман да җирле босс, Минтимер Шәймиев тарафыннан идарә ителә.

Аерманың бер өлеше - географиядә. Русиянең гаугалы Кавказ кырыендагы Чечня чит ил экстремизмына тиз бирелүчән. Икенче өлеше - тарих. 19нчы гасырда Кавказны яулап алу җирле халыклар арасында русларга каратанәфрәттән көчлерәк дошман хисләрен тудыруга сәбап була, дип яза Толстой. Татарстан башкаласы Казан, Явыз Иванга 1552 елда җиңелә. Бу Русия империячел тарихы һәм дөньяга карашы өчен хәлиткеч момент була. Илнең саны буенча икенче этник төркеме вәкилләре татарларның күбесе Русияне озак дәвер үз ватнаннары буларак кабул итә. "Бу безнең туган илебез", дип сөйли мөфти Госман Исхаков, "һәм без ватаныбызны сайлап алмыйбыз".

Шул ук вакытта, 1990 нчы еллар башында, дип искә ала Шәймиев әфәнде, арттырмыйча гына әйткәндә, Татар суверенитетын даулау Русия Федерасиясенең бердәмлеген какшата алырдай фактор буларак кабул ителә. Әмма, хәйләкәр рәвештә үзен Татарлар мәнфәґатьләрен яклаучы һәм терәге буларак үзен таныту аңа дәүләт атрибутларының күбесен (шул исәптән, чит илләрдәге вәкиллекләрне) тыныч рәвештә яулап алырга мөмкинчелек бирде. Ул Чеченнарның зур хатасы бәйсезлекне кисәк таләп итү дип атый, һәм "Русия ул җирләрне җиңел тарату өчен җыймаган" дип өсти.

Шәймиев әфәнденең идарә итү җае Путин өчен модель буларак та хезмәт итә алыр иде. Сәяси көндәшлек һәм ирекле басмалар кысырыклап чыгарылды. Әмма, коррупсиягә карамастан, икътисад өскә таба үрмәли: төзелеш краннырының Казан офыгында мәчет манаралары белән узышуы моны тагын бер кат раслый. Совет режимының көферлекне якын күрү аркасында Казанның күп кенә мәчетләре спорт залларына һәм ат абзарларына үзгәртелгән иде. Хәзер исә, күп мәчетләр яңадан торгызылды - бу дини яңарышны Чечнядагы яңарыш белән күпмедер дәрәҗәдә якынайта. "Аллага шөкер безнең Шәймиев бар!", дип тәкрарлый җирле Ислам хатыннары төркеме җитәкчесе. Чечен баш күтәрүчеләре хыялланган "Идел фронты" чынга ашмады. Шәймиев әфәнде исә, Мәскәү Кирмәненең Гарәп дипломатиясендә уңайлы терәгенә әйләнде.

Хәзергә, Путин әфәненең үзәкләштерү реформалары нәтиҗәсендә, башка региональ җитәкчеләр кебек үк, ул [Шәймев] мыскыл булган яңадан билгеләнү просессына дучар. Вакытлыча, тәртип урнаштыру өчен кирәк булган үзгәреш дип, ипле генә әйтә ул [Шәймиев], һәм өсти, Татарстанның сайлау иреге тик кичектерелде генә. Шулай ук тупас рәвештә, аның җәмһүриятенең вәкаләтләрен билгели торган килешү Русия парламентында тоткарланды (Елсин заманында имзаланган ирекле килешүнең вакыты чыкты). Әлегәчә сакланган санлы милләтчеләр зур селкнү булыр дип өметләнә: шуларның берсе, ахыр чиктә, Советлар Берлеге таркалыр дип беркем дә фаразламаган иде, дип бәхәсли. Ихтимал, сафсатага кармастан, Татарстан һәм үлемсез Шәймиев әфәнде киләчәктә дә шактый гына өстенлекләрдән файдаланачак.