
Wednesday, April 23, 2008
Wednesday, December 12, 2007
Варис-нәмзәт- илбашы
Ниһаять, күп кенә русиялеләрне һәм чит ил кешеләрен борчыган мәсьәлә – Русия президентын сайлау мәүзугы чишелде: дүшәмбе күптән көтелгән нәмзәт – Дмитрий Медведев – дүрт уенчык фирка тарафыннан илнең иң югары урынына консенсус-кандидат буларак тәгаенләнде. Бу яңалык "искелек" формасында булса да, ягъни азмы-күпме белеме булган һәм ОРТ-РТР-НТВларны караган ватандашлар Медведевның сайланасына төшенгән булсалар, моны башкару ысулы – фиркаләр ярдәмендә – Путинны варис билгеләү җаваплылыгыннан формаль булса да азат итте. Әйтергә кирәк, дөнья матбагасы вә Русия интеллигенциясе күбесенчә бу яңалыкларга шактый уңай фикерен белдертте.The Economist: "Медведевка илбашы булыр өчен иң төп сыйфат хас – хәзерге илбашына иксез-чиксез лояль булу. Путин әфәнденең ике кызы бар, әмма Медведевны билгеләү – туганнан-туган улыңны билгеләү белән бер".
"Шоу, төп телеканаллардагы телетрансляцияләр – барысы да бу күнегүнең [Медведевны билгеләү – минеке] легитим булуын күрсәтү өчен оештырылган иде. ...Медведев әфәнде Путин әфәнделәрнең дәвамы. Ике ир хокук гыйлемен Петербурда бер үк университетта үзләштергәннәр, аннан соң икесе бергә мэр офисында хезмәт куйганнар..."
"Путин әфәнде генә Медведев әфәнденең март сайлауларыннан соң күпме дәрәҗәдә фикер йөрткәндә азат булачагын белә. Шул ук вакытта Путин әфәнде, премьер-министр буларак, сәяси йогынтысын күбесенчә саклап кала алачак. Чынында, ул үзенең көчен югалтмый, бары офисларны гына алмаштыра."
"Мәскәүдәге имеш-мимешләр буенча, башлыча бу яңалык Бердәм Русиянең киләсе атнада мәгълүм булырга тиеш иде. Нәмзәтне вакытыннан алда билгеләү – Кремль кланнары арасында барган сугышның иң югары ноктасы, вәзгыять инде идарә итә алмастай хәлгә җитүендә."
Tuesday, November 13, 2007
Астыртын Тишков
Әле кичә генә милләтчелек сәясәтен искә алган идем. Бүгенге көн тагын яңа хәбәрләр китерде. Azatliq интернет сәхифәсе юрамасы буенча мин Русиянең алдынгы таблоиды –
Комсомольская правда'да басылган Валерий Тишков белән үткән әңгәмәгә юлыктым. Валерий Тишков – төп эше буенча Русия киңлекләрендә яшәүче милләтләрнең тарихын, көнкүрешен өйрәнергә тиешле (ул – Русия Фәннәр Академиясенең антропология һәм этнография институты директоры), өстәмә эше – Русиядә толерантлык орлыкларын чәчү (ул – Русиянең импотент Җәмгыять пулатында толерантлык һәм намус иреге комиссиясе җитәкчесе). Чынында исә, бу "шәхес" Русиядә яшәүче шактый милләтләрнең канын эчеп карады. 2002нче елда үткән халык санын алудагы тарихта күрелмәгән халыкларны бүлгәләп бетерү – нәкъ шул астыртынның мәкерлеге. Шулай ук Тишков әфәнде үзенең күпсанлы медиа-чыгышларында Русиядә төп халыкны (аның фикеренчә, бу бары урыслар гына) кимсетүләр турында сөйләп туя алмый. Бу юлы алда әйтеп үтелгән Комсомольская правда Валерий Тишков белән милли диаспоралар турында фикер алыша. Кайбер өземтеләрен түбәндә китерәм.
"...Мәсәлән, Татарстан вузларындагы вазыйфаларны титуллы булган милләт вәкилләре тутырган. Рус доцентлыктан ары китә алмый, кафедра җитәкчесе яки ректор булу – һич мөмкин түгел диярлек. Шуңа күрә укытучылар аннан күчеп китәләр. Бу проблемага күрсәтергә кирәк, аны яктыртырга кирәк, бетерергә кирәк. Моны эшләмәсәң, Русия ябык моноэтник анклавларга кайтып калачак."
"...Безнең илдә ниндидер булмаган диаспоризация барлыкка килде. Берничә буын Мәскәүдә яшәгән әрмәннәр көтмәгәнәдә диаспорага әйләнде. Шул ук татарларга да кагыла. Минем фикеремчә, Русия эчендә бернинди дә татар диаспоралары булырга тиеш түгел" һ.б.
Тишков шулай ук Чечняда барлыкка килгән моноэтник җәмгыять булуына кәнәгатьсезлеген белдыра. Аныңча, бу ситуацияне "төзәтергә кирәк", ягъни Чечняга күпләп урысларны күчерергә.
Үзен Николай дип атаган бер укучы Тбилисига барып кибет яки Ташкентта базар ача алмавы турында сукрана. Тикшов та аның кайгысын уртаклаша.
Ахырдан, утка май салган кебек, Тишков әфәнде үзенең ачуын да белдереп куя: ничек инде 2-3 ел элек Карелиягә Әзербәйҗаннан килеп урнашкан берәү рестораннар ачып хәлле тормыш алып бара да җирле халык бармак суырып утыра?! Бу "милекнең гаделсез бүленүе" дип атала. Озын сүзнең кыскасы, калганын интернет-сәхифәдән дә укып була. Мин исә кайбер фикерләремне белдертеп китмичә кала алмыйм:
Нишләп Тишков читтән килгән әзери яки чичәннең уңышын исәпкә алганда, аларның эшчән һәм, күп очракта, хәмергә битараф булуларын искә алмый?! Моның ише мисаллар белән дәвам итсәк, Волгоград (Свердловск, Саратов һ.б.) областендә көненә бер тустаган дөге яки бер долларга басуда ундүртәр сәгать эшләргә әзер булган кытайларны китереп була. Шул ук вакытта урыс мужигы мондый эштән тарсына, хәмер эчеп, электр чыбыкларын уралу аңа күпкә ятышлырак.
Нишләп Тишков АКШ мисалын китергәндә, аның милләтләргә карата акыллы һәм тирән мәгънәле сәясәте турында оныта?! Югыйсә, анда һәрбер халык үз теләге белән диаспора да, резервация дә, ассемблея яки башка бер оешма булып яшәргә хокуклы. Хәтта эре шәһәрләрдә этник кварталлар да төзергә рөхсәт бирелә. Нишләптер, әле бер тапкыр да бу гамәлләрнең Америка бөтенлегенә зыян китерүе турында ишеткәнем булмады (бәлки, Тишков әф.-нең бардыр?!).
Диаспораларны бетерү милләтләрне кыздырып кына җибәрәчәк, алар башка берләшү юлларын табачаклар. Ә дәүләт, моңа каршы репрессияләр кулланмаган очракта, берни дә эшли алмаячак: диаспоралар бит финанс ярдәмен дәүләттән көтеп ятмый, ә иганәчеләр исәбенә генә тормыш алып баралар.
Гаҗәп, ләкин бу әңгәмә куелган биттә рус булмаган (исеме буенча) кешедән килгән сорауга урын табылмаган. Бу провокацияме?!
Әлбәттә, укучылар фикерләре күп очракта "Русия урыслар өчен", "Русия – бөек ил (сверхдержава)" дигән шигарьләр белән сугарылган. Берәм-сәрәм күренгән (яки редакция фильтрлары аркылы үткән) аек фикерләр шунда ук туздыртыла.
Нәтиҗә буларак, шуны тәкъдим итәм: без, татарлар, мондый одиоз кешеләрнең фикерләрен ишетеп, моңарчы башкарган эшләрне: китап-басмалар чыгаруны, бизнеслар башлап җибәрүне, Сабантуйларны җиң сызганып, ике-өч-дистә тапкыр күбрәк, сыйфатлырак, көнләшерлек итеп үткәрик! "Астыртыннарга" бирешмик!
Monday, November 12, 2007
Русиядә демография мәсьәләсе
Төрле дәрәҗәдәге Русия сәясәтчеләре еш кына (ә сайлаулар алдыннан аеруча) демографиягә карата үз фикерләрен белдереп торалар. Кайбер артык актив яшьләр оешмалары хәтта ватандашларны юрган астына да чакыралар. Шул ук вакытта, чит ил аналитик үзәләре фаразларына караганада, хәлләр шундый ук темп белән барган очракта (ел саен минус 700 мең кеше), 2050 елда Руслар башлыча руслар яши торган ил буларак яшәүдән туктаячак, һәм... мөселман иленә әйләнәчәк. Әлбәттә, моның ише фаразлар рус җитәкчелегн берничек тә канәгатләндерми, һәм алар яңадан-яңа чаралар уйлап таба. Масс-медиада Путинның икенче балага дөнья биргән аналарга 250 мең сумм пособие өләшү турында күп сүзләр әйтелде, кайберәүләр русиялеләрне бушка вакыт уздырмыйча "эш белән шөгыльләнергә", ягъни "бала ясарга" да чакыра. Бу уңайдан, күптән түгел The New Times басмасын карап утырганда, күзем Анатолий Вишневский җитәкчелеге астында эшләнгән "Демографическая модернизация России 1900-2000" дигән тикшеренүгә төште. Авторлар ачык мисаллар белән, 20нче гасырда дәүләт сәясәте нәтиҗәсендә Русия кимендә 112,7 миллион кеше югалткан дип исәпли. Бу сан эченә ике Бөтендөнья сугышларында үлүчеләр, Сталин репрессияләре, егерменче еллар башында киң таралган эпидемияләр, эмиграция нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр, - барысы да кергән. Шул исәптән минем татар зыялылары тарафыннан күп сөйләнгән татар демографиясенең аяныч булуы искә төште. 1552 елда рус дәүләте Казан ханлыгын яулап алганда, татарлар белән руслар саны чагыштырмача тигез булса, 21нче гасыр башында без коточкыч дисбаланс күрәбез. Демография мәсьәләсен, минемчә, үз халкыңа карата булган карашны төптән үзгәртмичә бер сәясәтч дә төзәтә алмаячак.
Friday, November 9, 2007
Нео-КГБ илен башлаганда
Шундый исем астында The Economist басмасы кызыклы мәкалә белән чыкты.Түбәндә мәкаләнең кыскача тәрҗемәсен бирәм.
Моннан уналты ел элек, 1991 елда 22 августта КГБ генералы Алексей Кондауров үзенең Мәскәү бүлмәсеннән кеше ташкынының Лубянка мәйданында урнашкан КГБ бинасына таба юнәлүен күзәтә. Михаил Горбачевка каршы баш күтәрү яңа гына басылды. Аны тормышка ашырырга ярдәм иткән КГБ башлыгы арест астына алынган, шулай итеп Кондауров әфәнде кешеләр ташлап китә барган КГБ бинасында иң югары дәрәҗәле офицер булып кала. Бер минутка хисләре чиктән ашкан халык массасы аңа таба ябырыла күк тоелды.
Соңыннан аларның үч алу теләге КГБ атасы, Феликс Дзержинский һәйкәленә таба ябырыла. Берничә ир, һәйкәл өстенә менеп, муен тирәсенә бау бәйлиләр. Соңыннан ул автокран ярдәмендә аударыла. Бу сәхнәне күзәтеп барган, 1972 елдан бирле КГБ агенты Кондауров бер мизгелгә үзен Горбачев, Ельцин һәм башка импотент лидерлар тарафыннан алдаланган итеп хис итә.
Бу алдану хисен 500 меңгә якын КГБ офицеры уртаклаша. Шулар рәтендә Владимир Путин да була. Ул полковник дәрәсеннән китү турындагы гаризасын алда әйтеп үтелгән вакыйгаларга бер көн кала биргән була. Ләкин шунысы кызык, бу ир 8 елдан соң үч алырга тели кебек. Президент булырга берникадәр вакыт калганда, Путин коллегаларына "ФСБ күзләү хезмәткәрләре Рәсәй Хөкүмәтендә үз эшләрен уңышлы үтәп киләләр" дип искәртә.
Thursday, August 2, 2007
Русиянең иң эре нифть хосусый ширкәтләренең берсен дәүләт үзенә тартып алды
Русия хөкүмәтенең нифть-энергетика өлкәсенә караґан активларны тартып алу сәяәсәтенең чираттаґы бер адымы – Михаил Гуцериев оештырґан компаниянең Базэл ширкәте астына керүе. Михаил Гуцериев РуссНефть ширкәтен 2002 елда бөтен ил буенча таралґан оешмалардан оештырґан, һәм берничә ел эчендә ул, төрле белгечләр фаразлавынча, 10 миллиард долларґа якын базар капитализациясенә ия булґан. Ә нифть чыґымы буенча исә ул хәтта Русия базарында утыз елдан артык эш алып барґан Башнефть ширкәтен узып, җиденче урынґа күтәрелгән.Хәзерге заман Русия тарихында мондый уңышка ирешү – үтә дә сирәк очрак, моңа бары тик алдынґы технологияләрне һәм эффектив идарә итү тәҗрибәсен куллану аркылы ирешеп була. Ләкин, күрәсең, кайбер сәяси көчләргә мондый адымнар бик ошап җитмәгән. Аеруча, илнең алдынґы Роснефть һәм Газпром корпорацияләренең эффектив эшчәнлекне җайлый алмау шартларында. Ярты ел чамасы элек, Михаил Гуцериевка, үзе раславына, тиешле органнар тарафыннан шактый куркыныч кисәтүләр килә башлаґан; берничә тапкыр аны, РуссНефтьнең салым түләүләрен тиешенчә башкармавы өчен Прокуратураґа чакырґаннар, һәм, бу ґаепләнүләрдән акланыр өчен, эшмәкәр үзенең иң табышлы ширкәтен Кремльгә якын торґан Базэл компаниясенә сату турында килешүгә кул куярґа мәҗбүр. Сәүдә килешүенең бәясе әлегә ачыкланмады. РуссНефтьнең элеккеге җитәкчесе исә, үзе тараткан пресс-релиз сүзләренә караґанда, бизнес-проектлардан чыґып, фән белән шөґыйльләнергә җыена. Ихтимал, бу киләсе елда үтәчәк Русия президенты сайлаулары белән бәйле.
Әлеге вакыйґалар башка Русия нефть активларының киләчәге турындаґы вәзґыятьне янә киеренке итә. Беренче чиратта кече нефть компанияләре активларының гигантлар (Газпром һәм Роснефть) кулы астына керү ихтималы шактый расланґан. Мәсәлән, соңґы айларда Башкортостан нефть сәнәґате өлкәсендә булґан күпсанлы спекуляцяиләр һәм алыш-биреш уены, Башнефтьнең киләчәген алда үтеп киткән ике төп дәүләт компанияләре канаты астына керүе мөмкинчелегенә ишарәли. Бу мәсьәләгә ноктаны Путин администрациясе куя алмаґан орчакта, киләсе президент куер кебек төсле. Рәхимов, сәясәттә калыр өчен, Башнефтьне сатарґа әзер. Күпмедер вакыттан соң, ә бәлки берьюлы ук Татанефтьнең язмышы да шул якка борылырґа бик тә мөмкин. Газпром белән Роснефтьнең аппетиты һәм тәкәбберлеге чиксез бит, юґыйсә…
Түбәндәге графта Русиянең туґыз ширкәте нифть җитештерү күләме буенчә тезелгән. Горизонталь турыпочмак тулаем җитештерүне күрсәтсә (миллион баррель/көнгә), икенчесе чаґыштырмача өлешне күрсәтә (%).

Sunday, July 29, 2007
Исраилнең Хәрби мәктәбе югары технологияләр индустриясен туендыра
Мәкаләдә сүз Talpiot исемле Израилнең яшерен хәрби программасы турында бара. Бу программа (институт) ел саен 50 иң өметле Ґазраил ватандашын кабул итә һәм аларны тугыз ел эчендә физика, санаклар һәм башка өлкәләр буенча укыта. Программаның төп максаты – Ґазраилнең армиясен һәм дәүләтен җитәкли алырдай сәләтле, инновацион һәм алдынгы карашлы лидерлар үстерү. Уку дәвере – 9 ел.
Ләкин гәҗит ассызыклавынча, бу институтның шактый көтелмәгән уңай нәтиҗәсе бар. Ул да булса институт тәмамлаучыларның зур өлеше югары технологияләр өлкәсенә кереп, уңышлы эшмәкәрләр булып китә икән (уку елларында алґан белем моңа бик зур этәргеч бирә). Шул арада, төп максат исә (хәрбиләр өчен сәләтле җитәкчеләр үстерү) тормышка ашып җитә алмый.
Talpiot яһүди теленнән «оста ясалган структура» дип тәрҗемә ителә. Башлыча аны Яһәд Университеты (Hebrew University) үз канаты астына ала. Ел саен иң сәләтле мәктәп укучылары институт профессоралары тарафыннан сайлап алына һәм шактый кырыс уку шартларына дучар була. Башта кадетлар 3 ел аудиториядә фән нигезләрен үзләштерәләр, аннан алты ел дәвамында хәрби структураларында хезмәт куярга тиеш. Ләкин бу хәрби хезмәт – вакытлыча хезмәттән шактый аерыла, чөнки Talpiot студентлары алдында күпкә катлаулырак максатлар куела. Мәсәлән, Talpiot программасын тәмамлаучы Әмир Бекер (Amir Beker) боралак өйртүчеләренең вибрация нәтиҗәсендә килеп туган сәламәтлек проблемаларын яңа утыргыч уйлап табып чишә. Бекер әфәнде шул заманнан бирле Ph.D. дәрәҗәсен алып, Тель-Авивта шәхси финанслар өйрәнү колледжын ачып җибәрә.
Ґазраилдә югары технологияләр һәм старт-ап (start-up) мәдәнияты шаукымы 1990 еллар башында барлыкка килә. Бу эштә дәүләтнең эффектив салым сәясәте алып бару шактый ярдәм итә. Шулай ук илгә Советлар Берлеге таркалґаннан соң югары белемле меңләгән яһүди килеп урнаша. Миллионґа якын Совет яһүдиләре арасында күп кенә инженерлар һәм фән эшлеклеләре була. Соңрак АКШ компанияләре дә (Sequoia Capital, Google, Yahoo Inc.) инвестицияләрен бу өлкәгә юнәлдерә. Шулай итеп, Тел Авивның төньяґында урнашкан технологияләр кишәрлеге йөзләгән офис биналары, кафелар һәм башка инфраструктурасы белән Силикон даласын (Silicon Valley) хәтерләтә башлый.
Talpiot мисалы бөтен ачыклыґы белән буш урында, сәяси теләк һәм матди ярдәм булґанда, югары белемле осталар чыґаруның мөмкинлеген күрсәтә. Әйтергә кирәк, мондый программаны, әлбәттә, һәрби юнәлештән цивиль тормыш максталарын чишүгә күчереп, ачып җибәрү Татарстан өчен күп тормаячак, ләкин озын дәвердә файдасы һичшиксез бәләп бетергесез булыр.
Monday, June 11, 2007
Исән калучы (The Survivor)
Кирмән мачысын оста каезлау
(The Economist басмасы, Июн 2, 2007, Лондон)
Яңа бәйсезлеген алган Русия башлыклары чиксез вә үрчегән дәүләтләрен күзаллаганда, бер оятсыз регион аларнын бик борчый: бу Чечня түгел, ә бәлки Идел буена урнашкан, нифтькә бай һәм ярым-бәйсез Татарстан була. Сугыш аркасында җимерлгән Чечняның бихисап җитәкчеләре рәхимсез рәвештә үтерлгән арада, Татарстан һаман да җирле босс, Минтимер Шәймиев тарафыннан идарә ителә.
Аерманың бер өлеше - географиядә. Русиянең гаугалы Кавказ кырыендагы Чечня чит ил экстремизмына тиз бирелүчән. Икенче өлеше - тарих. 19нчы гасырда Кавказны яулап алу җирле халыклар арасында русларга каратанәфрәттән көчлерәк дошман хисләрен тудыруга сәбап була, дип яза Толстой. Татарстан башкаласы Казан, Явыз Иванга 1552 елда җиңелә. Бу Русия империячел тарихы һәм дөньяга карашы өчен хәлиткеч момент була. Илнең саны буенча икенче этник төркеме вәкилләре татарларның күбесе Русияне озак дәвер үз ватнаннары буларак кабул итә. "Бу безнең туган илебез", дип сөйли мөфти Госман Исхаков, "һәм без ватаныбызны сайлап алмыйбыз".
Шул ук вакытта, 1990 нчы еллар башында, дип искә ала Шәймиев әфәнде, арттырмыйча гына әйткәндә, Татар суверенитетын даулау Русия Федерасиясенең бердәмлеген какшата алырдай фактор буларак кабул ителә. Әмма, хәйләкәр рәвештә үзен Татарлар мәнфәґатьләрен яклаучы һәм терәге буларак үзен таныту аңа дәүләт атрибутларының күбесен (шул исәптән, чит илләрдәге вәкиллекләрне) тыныч рәвештә яулап алырга мөмкинчелек бирде. Ул Чеченнарның зур хатасы бәйсезлекне кисәк таләп итү дип атый, һәм "Русия ул җирләрне җиңел тарату өчен җыймаган" дип өсти.
Шәймиев әфәнденең идарә итү җае Путин өчен модель буларак та хезмәт итә алыр иде. Сәяси көндәшлек һәм ирекле басмалар кысырыклап чыгарылды. Әмма, коррупсиягә карамастан, икътисад өскә таба үрмәли: төзелеш краннырының Казан офыгында мәчет манаралары белән узышуы моны тагын бер кат раслый. Совет режимының көферлекне якын күрү аркасында Казанның күп кенә мәчетләре спорт залларына һәм ат абзарларына үзгәртелгән иде. Хәзер исә, күп мәчетләр яңадан торгызылды - бу дини яңарышны Чечнядагы яңарыш белән күпмедер дәрәҗәдә якынайта. "Аллага шөкер безнең Шәймиев бар!", дип тәкрарлый җирле Ислам хатыннары төркеме җитәкчесе. Чечен баш күтәрүчеләре хыялланган "Идел фронты" чынга ашмады. Шәймиев әфәнде исә, Мәскәү Кирмәненең Гарәп дипломатиясендә уңайлы терәгенә әйләнде.
Хәзергә, Путин әфәненең үзәкләштерү реформалары нәтиҗәсендә, башка региональ җитәкчеләр кебек үк, ул [Шәймев] мыскыл булган яңадан билгеләнү просессына дучар. Вакытлыча, тәртип урнаштыру өчен кирәк булган үзгәреш дип, ипле генә әйтә ул [Шәймиев], һәм өсти, Татарстанның сайлау иреге тик кичектерелде генә. Шулай ук тупас рәвештә, аның җәмһүриятенең вәкаләтләрен билгели торган килешү Русия парламентында тоткарланды (Елсин заманында имзаланган ирекле килешүнең вакыты чыкты). Әлегәчә сакланган санлы милләтчеләр зур селкнү булыр дип өметләнә: шуларның берсе, ахыр чиктә, Советлар Берлеге таркалыр дип беркем дә фаразламаган иде, дип бәхәсли. Ихтимал, сафсатага кармастан, Татарстан һәм үлемсез Шәймиев әфәнде киләчәктә дә шактый гына өстенлекләрдән файдаланачак.
Saturday, June 9, 2007
Wednesday, June 6, 2007
Олы салкынаю (Big Chill, The Economist )

Америка һәм Ауропа Русия белән мөнәсәбәтләренең яңа бозланыуын сизә
АКШның хәзерге Дәүләт Департаменты җитәкчесе, Кондолиза Райс (Condoleezza Rice) 2000 елда, Русия һәм АКШның яңа нәмзәтләре президент тәхетенә утыргач, "Америка иминлегенә куркыныч Русиянең кодрәтеннән бигрәк, зәгыйфлегеннән һәм буталчыгыннан яный", дип язган. Үткән атнада Кондолиза Райс күргән Русия капма-каршы. Ул үзен хәзер икътисади яктан көчле һәм анык тоя, кимендә анти-Американ карашлары өлкәсендә.
Русия үзенең чамасыз табигый ресурслары ярдәмендә Ауропа һәм башка илләргә карата көч куллану алымнарын үзләштерде. Бу атнада, нәкъ Ауропа берлегенең Самарадагы сынау утырышы алдыннан, бу көч тагын артты: Путинның Урта Азиядәге нәтиҗәле сәясәте аркасында. Ул Кахазстан белән Төркмәнестанны бу илләрнең табигый ресурсларын Русия торба челтәрләре аша кууның кирәклегенә инандырды. Шул ук вакытта, бу адым АКШ һәм Ауропаның, Русияне читләтеп узачак, транс-Каспий үткәргәченең киләчәген җимерде...
...Озак еллар дәвамында Русиянең масаюын Америка белән булган мөнәсәбәтләр билгеләде. Американы дошман буларак күзаллау Советлар Союзына максат һәм ашыгыч булу тоемын бирде. Салкын сугышның тәмамлануы бу хисләрне юк итте...
...Путин әфәнде фикеренчә, ул Көнбатышка булган күчешеннән берни дә отмады. Элеккеге Америка администрасия вәкилләре рәсмиләренә караганда, бу үкенечләрнең өлешчә хак булын да расларга кирәк. "Без Русия күзаллау хезмәтен Афганистанда файдаландык, ләкин шул ук вакытта аларга үзебезнең анда башкарган эшләребез турында мәґлүматны җитәрлек күләмдә бирмәдек", дип әйтә элеккеге җитәкче. Русия һаман да базар икътисады булып саналмаган һәм мөһаҗирлеккә карата каршылыклар тудыручы иллләрне үз үченә алган Дҗексон-Веник кануна да буйсынырга мәҗбүр. "Ачык рәвештә, бу канун Русиягә карата кулланылырга тиеш түгел. Әммә Буш үзенең ягыннан ситуасияне үзгәртүгә сәяси көчен файдаланмый", дип өсти элеккеге рәсми...
Monday, June 4, 2007
Sunday, June 3, 2007
Татарлар өстендә рәнҗеш һәм каргыш ята

Шушы исем астында, Интертат электрон гәзитендә Казан ханлыгының ханнар тарихына һәм аларның мирасын өйрәнүгә караган кызыклы мәкалә басылып чыкты.
"Сез хәтерлисезме, Яңа ел бәйрәмнәрен. Авыр бәйрәмнәр. Менә инде икенче ел рәттән, яңа ел башладымы Русия халкы 10 көн ял итә. Бу кәгазьдә шулай ял итә инде. Сүз дә юк, авыл халкына ял тәтеми. Ләкин шәһәр халкының бераз акыллырагы- акчалысы чит илгә китү ягын карый. Калганы эчә һәм айныган арада чукына. Чөнки бу бәйрәмнәр бит Раштуаныкы дип атала
Әлегә кадәр татар ханнарының каберләре Кырымда һәм Рәзән өлкәсендәге Касыйм шәһәрендә генә саклана иде. Бу аңлашыла да. Кырым, Русия бераз кыргыйлыгыннан арына башлагач басып алына. Монда хан каберләре генә түгел, хан сарайлары да әйбәт кенә итеп музей ролен үти хәзер. Дөрес, Сталин чорында кырым татарлары ватаннан куылгач, каберлекләр дә хәрәбә хәленә килә. Ләкин, үзенең кадерен белгән халык, тарихи ватанга кире кайтып, ялан кырда тормыш итә башлап, хан сарайларын да торгызды, хан каберләрен дә рәтләде, изгеләр өстендә төзелгән базардан сатучыларын да куып чыгарды, тарихи иманы белән хәтерен яңартып, изгеләр алдында баш иеп, гөнаһсыз күңелләрен кабаттан тәүбә иттерделәр."Мәкаләне укырга
Saturday, June 2, 2007
Русиягә информацион һөҗүм
The Wall Street Journal гәзитенең бүгенге саны Русиягә чын мәґнәсендә информацион һөҗүм ясады. Тәүге биттә, минем исемдә беренче тапкыр, Русиягә багышланган берьюлы дүрт язма. Күбесенчә тәнкыйть рухында, әлбәттә. Укыйбыз, Путин Вашингтонны яңа кораллар өлкәсендә көрәш башлаганы өчен тәнкыйть утына тотты. Һәм, өстәп, Русия ракета сынаулары АКШның ракета-саклагыч система урнаштыру планнарына туры җавап дип белдерде. Райс (Condolezza Rice) әйтүенчә, Русия холкы иске заман калыпларыннан әле дә арына алмый
Русия белән АКШ вакытыннан алда, 2011 хәтле, беренчесенең чик үтү нокталарында атомтөш радиация мониторларын кую турында килеште.
Британия тарафыннан КГБның элеккеге агенты Александр Литвиненконы агулауда гаепләнгән Рус кешесе, Британия Сер Хезмәтенең бу үлемдә катнашы бар дип тәкрарлый.Бу Рус кешесе, Андрей Луговой, Мәскәүдә үткән пресс-очрашуда үзен Бөекбритан MI6 хезмәте тарафыннан ялларга маташуларын искәртеп үтте. MI6 хезмәте аңа Путинга каршы материаллар җыярга тәкъдим иткән булган. MI6 хезмәте җавап бирхдән баш тарткан.
Русия бер оппозисия фиркасенең төбәк бүлекчәсен Путинны тәнкыйть иткән материаллар чыгаруны туктамаган очракта ябуы белән янады.Бу материалларның авторы Игор Пионтковский экстремизмда гаепләнә. Үткән ел Русия тарафыннан кабул ителгән канун нигезендә, «милли горурлыкны кимсетү», «җәмгыяви рәвештә хакимият әґзасына яла ягу» һ.б. эшләр «экстремизм» дип атала һәм җәза куркынычы астында тыела. Оппозисия фиркасе, «Яблоко», пресс-ханымы, фирканең бу китпаларны сатуны дәвам итәчәген иґлан итте, шул ук вакытта ул, Мәскәү китап кибетләренең, хакимият кешеләре куркытулары нәтиҗәсендә, Пионтковский китапларын сатудан тыелып торулары турында да әйтеп үтте.
Friday, June 1, 2007
Глобаль тынычлык индексы

Мине иң кызктырганы, Иран белән АКШның кулга кул 96 һәм 97 нче урынарда торуы һәм Русиянең арттан дүртенче урынны биләве. Беренчесең сәбабе аңлашылса да, икенче күренешнең сәяси яктан гаделсез булуы күзгә ачык ташлана. Русиядән түбәнрәк урында кан коелышлар туктамаган Судан, сугыштан башы чыкмаган Газраил, һәм АКШ тарафыннан җирле халык арасында нәфрәт тудырып нигезенә хәтле җимерелгән Гыйрак. Шулай итеп, берьюлы ике сугышны алып барган ил (АКШ – Гыйрак һәм Афганистанда), бер сугышны да алып бармаган Русиядән күпкә тынычрак булып чыга…


