Әле кичә генә милләтчелек сәясәтен искә алган идем. Бүгенге көн тагын яңа хәбәрләр китерде. Azatliq интернет сәхифәсе юрамасы буенча мин Русиянең алдынгы таблоиды –
Комсомольская правда'да басылган Валерий Тишков белән үткән әңгәмәгә юлыктым. Валерий Тишков – төп эше буенча Русия киңлекләрендә яшәүче милләтләрнең тарихын, көнкүрешен өйрәнергә тиешле (ул – Русия Фәннәр Академиясенең антропология һәм этнография институты директоры), өстәмә эше – Русиядә толерантлык орлыкларын чәчү (ул – Русиянең импотент Җәмгыять пулатында толерантлык һәм намус иреге комиссиясе җитәкчесе). Чынында исә, бу "шәхес" Русиядә яшәүче шактый милләтләрнең канын эчеп карады. 2002нче елда үткән халык санын алудагы тарихта күрелмәгән халыкларны бүлгәләп бетерү – нәкъ шул астыртынның мәкерлеге. Шулай ук Тишков әфәнде үзенең күпсанлы медиа-чыгышларында Русиядә төп халыкны (аның фикеренчә, бу бары урыслар гына) кимсетүләр турында сөйләп туя алмый. Бу юлы алда әйтеп үтелгән Комсомольская правда Валерий Тишков белән милли диаспоралар турында фикер алыша. Кайбер өземтеләрен түбәндә китерәм.
"...Мәсәлән, Татарстан вузларындагы вазыйфаларны титуллы булган милләт вәкилләре тутырган. Рус доцентлыктан ары китә алмый, кафедра җитәкчесе яки ректор булу – һич мөмкин түгел диярлек. Шуңа күрә укытучылар аннан күчеп китәләр. Бу проблемага күрсәтергә кирәк, аны яктыртырга кирәк, бетерергә кирәк. Моны эшләмәсәң, Русия ябык моноэтник анклавларга кайтып калачак."
"...Безнең илдә ниндидер булмаган диаспоризация барлыкка килде. Берничә буын Мәскәүдә яшәгән әрмәннәр көтмәгәнәдә диаспорага әйләнде. Шул ук татарларга да кагыла. Минем фикеремчә, Русия эчендә бернинди дә татар диаспоралары булырга тиеш түгел" һ.б.
Тишков шулай ук Чечняда барлыкка килгән моноэтник җәмгыять булуына кәнәгатьсезлеген белдыра. Аныңча, бу ситуацияне "төзәтергә кирәк", ягъни Чечняга күпләп урысларны күчерергә.
Үзен Николай дип атаган бер укучы Тбилисига барып кибет яки Ташкентта базар ача алмавы турында сукрана. Тикшов та аның кайгысын уртаклаша.
Ахырдан, утка май салган кебек, Тишков әфәнде үзенең ачуын да белдереп куя: ничек инде 2-3 ел элек Карелиягә Әзербәйҗаннан килеп урнашкан берәү рестораннар ачып хәлле тормыш алып бара да җирле халык бармак суырып утыра?! Бу "милекнең гаделсез бүленүе" дип атала. Озын сүзнең кыскасы, калганын интернет-сәхифәдән дә укып була. Мин исә кайбер фикерләремне белдертеп китмичә кала алмыйм:
Нишләп Тишков читтән килгән әзери яки чичәннең уңышын исәпкә алганда, аларның эшчән һәм, күп очракта, хәмергә битараф булуларын искә алмый?! Моның ише мисаллар белән дәвам итсәк, Волгоград (Свердловск, Саратов һ.б.) областендә көненә бер тустаган дөге яки бер долларга басуда ундүртәр сәгать эшләргә әзер булган кытайларны китереп була. Шул ук вакытта урыс мужигы мондый эштән тарсына, хәмер эчеп, электр чыбыкларын уралу аңа күпкә ятышлырак.
Нишләп Тишков АКШ мисалын китергәндә, аның милләтләргә карата акыллы һәм тирән мәгънәле сәясәте турында оныта?! Югыйсә, анда һәрбер халык үз теләге белән диаспора да, резервация дә, ассемблея яки башка бер оешма булып яшәргә хокуклы. Хәтта эре шәһәрләрдә этник кварталлар да төзергә рөхсәт бирелә. Нишләптер, әле бер тапкыр да бу гамәлләрнең Америка бөтенлегенә зыян китерүе турында ишеткәнем булмады (бәлки, Тишков әф.-нең бардыр?!).
Диаспораларны бетерү милләтләрне кыздырып кына җибәрәчәк, алар башка берләшү юлларын табачаклар. Ә дәүләт, моңа каршы репрессияләр кулланмаган очракта, берни дә эшли алмаячак: диаспоралар бит финанс ярдәмен дәүләттән көтеп ятмый, ә иганәчеләр исәбенә генә тормыш алып баралар.
Гаҗәп, ләкин бу әңгәмә куелган биттә рус булмаган (исеме буенча) кешедән килгән сорауга урын табылмаган. Бу провокацияме?!
Әлбәттә, укучылар фикерләре күп очракта "Русия урыслар өчен", "Русия – бөек ил (сверхдержава)" дигән шигарьләр белән сугарылган. Берәм-сәрәм күренгән (яки редакция фильтрлары аркылы үткән) аек фикерләр шунда ук туздыртыла.
Нәтиҗә буларак, шуны тәкъдим итәм: без, татарлар, мондый одиоз кешеләрнең фикерләрен ишетеп, моңарчы башкарган эшләрне: китап-басмалар чыгаруны, бизнеслар башлап җибәрүне, Сабантуйларны җиң сызганып, ике-өч-дистә тапкыр күбрәк, сыйфатлырак, көнләшерлек итеп үткәрик! "Астыртыннарга" бирешмик!
No comments:
Post a Comment