Showing posts with label спорт. Show all posts
Showing posts with label спорт. Show all posts

Sunday, June 1, 2008

Универсиада Казанда!!!

Ниһаять, кичә Брюссельдә 2013 Җәй Универсиадасы шәһәре билгеле булды. Без өмет иткәнчә, ул татарлар мәркәзе - Казан!!! Бөтен казанлыларны, Казанны яратучыларны, Казанны сагынып яшәүчеләрне һәм спорт сөючеләрне бу вакыйга белән кычыкырып-үкереп котлыйсы килә!!! [өндәү билгеләренә игътибар иткәнсездер :)]. Бу бик зур җиңү. Ышанасы килә, бу чарны үткәрү казанлылар тормышын яңа баскычка күтәрергә мөмкинчелек бирер, тормыш дәрәҗәсен Ауропа стандартларына якынлаштырыр һәм меңләгән яшьләрне сәламәт тормыш алып бару фикерененә инандырыр. Өстәп әйтәсе килә: инде төзелгән һәм төзеләчәк спорт корылмалары казанлыларга рәхәтләнеп спорт белән шөгыйлләнү һәм ял итү өчен менә дигән урын булырлар. Безнең мәркәз сау-сәламәт һәм уңышлы кешеләрнең каласы булачак!!!

Татарстан һәм Казан хакимиятләрен күпме тәнкыйтьләсәләр дә, алар бу эшне ерып чыгачаклар. Монда бер шик тә юк!!! 1000 еллыкны гөрләтеп үткәрү моның ачык бер мисалы.

P.S. Универсиадага багышланган соңгы язмада бу вакыйганы оештыру вакытында татар теленә тиешле игътибар бирелми дип әйткән идек. Моңа Азатлык та үзенең борчылуын белдерә.

Sunday, May 18, 2008

Универсиада Казанда?


Бу көннәрдә Казанда FISU дөнья студентлар спорты федерациясе вәкилләре Казанда кунакта. Алар 31 майда Брюссельдә булачак оешма утырышы алдыннан 2013 ел Универсиадасын үткәрәчәк шәһәрне тәгаенләр өчен нәмзәтләр белән танышалар. Нәмзәтләр саллы күренә: Испаниянең борынгы балыкчылар шәһәре Виго һәм Көньяк Кореяның студент башкаласы - Гуәңюй шәһәре. Бу юлы көндәшлек азрак кебек тоела (былтыр 2011 Универсиаданы үткәрү өчен саллырак шәһәрләр көрәште: Кытайның Шеңҗең каласы, Польшаның Краков һ.б.). Шуңа күрә Казанның бу юлы шанслары зуррак. Монысы, һичшиксез, сөендерә. ТР ПМы РН Минниханов инде 700 миллион евро табабыз дип тә игълан итәргә өлгерде. Бу шәһәр өчен бик зур инвестиция, казанлыларның тормыш дәрәҗәсен берничә баскыч күтәрергә ярдәм итәчәк. Көндәшләр биш тапкыр азрак сумма кертергә әзер. Шунысы бар: Казанның туристик инфраструктурасы әлегә көндәшләреннән шактый артта. Шул ук Корея көндәше 20дән артык затлы кунакханәсе белән горурлана ала. Казанның исә, әле боларны төзисе бар. Спорт корылмалары белән да шул ук хәл. Әлбәттә, болар барысы да, Татарстан гаризасы расланган очракта, эшләнәчәк. Казанда идарәчеләр дә финанслар да җитәрлек. Мондый дөньякүләм вакыйга мәркәзебезнең статусын шактый арттырыр иде, киләчәктә туристлык бизнесын үстерү өчен дә бу бик зур таяныч. Шуңа да нәтиҗәләрне бик зур түземсезлек белән көтеп калабыз!!!


P.S. кызганыч, көндәшләрнең 2013нче елгы Универисиадага багышланган бик күркәм сайтлары эшләп килә: Казан, Гуәңюй гаризасы һәм Виго шәһәре. Соңгысы хәтта сайтын җирле галисия телендә дә ясаган. Казан Универсиадасын оештыручылар бу мөһим моментны ычкындырганнар.

Monday, December 31, 2007

Гата Камский

Гата Камский – шахмат буенча дөнья кубогы чемпионы. Ул озак еллар зур шахматтан читтәрәк яшәгән кебек тоелды, һәм, ниһаять, шөһрәтле кайту! Яңадан-яңа уңышлар насыйп булсын!