skip to main |
skip to sidebar
Мондый ише яңалыклар белән бер дә кызыксынґан булмады, ләкин, пәрәвездәге сайтларның берсендә, Башкортостан кешеләре тарафыннан Путинґа бирелгән сораулары турындаґы язманы укыґач, Татарстан буенча ниндрәк мәсьәләләр күтәрелде икән дигән сорау туды. Көтелгәнчә, top-10 сорау арасында җидесе Татарстанда милли сәясәт торышына баґышланґан, кайберләре, мәсәлән, Аркадий тарафыннан куелґаны шактый кискен тәґбир ителгән булса да, һичшиксез, хәзерге проблемаларны яктырта.
Бу 20 яшьлек егет, нишләп Татарстанда идарә итү органнарында гел татарлар икәнлегенә ишарәли. Дөрес һәм урынлы сорау. Милли республикаларда милли элита булырґа тиеш дисәләр дә, чыннында исә бу сәяси проблемаларґа китерә, чөнки җитәкчелерне билгеләгәндә беренче планґа туґан-тумача, авылдаш – күрше, таныш – белеш принциплары чыґа. Идарә органнарында булґан татар фамилияле кешеләрнең исә чынында Татар булулары икеле. Күбесе туґан телләрен әнәп бетерми, һәм белгән очракта да, кулланырґа теләми яки ояла. Татарстандаґы соңгы кадр үзгәрешләре моны раслап кына тора, һәм шул ук вакытта, рус милләте вәкилләре булґан татарстанлыларґа нәфрәт өчен таґын бер сәбәб тудыра. Берничә рус милләтеннән булґан министрны татар кешеләре белән алыштыру, халык күзлегеннән караґанда, бер дә уңышлы сәяси адым дип әйтеп булмый. Киресенчә, Мәскәү белән булґан килешү позициясенә мондый уеннар зыян ґына китерә.
Икенче төп сорау – Татарстан мәктәпләренең барысында да мәҗбүри рәвештә татар теле укытылуы. Шулай ук бик кыен һәм нәзберек мәсьәлә. Чынында, 1990 еллар башында Татарстан интеллигенциясе тарафыннан яклау тапкан, барлык мәктәп балаларына да татар телен укыту сәясәте күп позицияләр буенча чип-чиста фикция булып чыкты. Бу сәяәсәтне алґа алып барырґа тиешле булґан әһелләрнең ихтыярсызлыґы һәм булдыксызлыґы мәґариф системасында зур кыйшаюны барлыкка китерде. Нәтиҗәдә, Татарстан мәктәпләрен тәмамлаґан рус һәм башка милләт балаларының 90%тан артыґы татар телен белми, һәм дә аңа карата нәфрәт белән карый. Бу күбесенчә рус телле шәһәрләрдә яшәүче татар балалырына да каґыла. Татар теленә ихтыяҗны дәүләт (Татарстан) тарафыннан тудырмаґан очракта, мондый сәяәси омтылышлар буш көч түгүгә кала. Аңлашыла, бу шартларда 4-5-6 сәґать татар теле урынына инглиз телен укыту Татарстан башка регионнар балалары белән чаґыштырґанда хезмәт базары көндәшлегендә шактый зур өстенлек бирер иде, һәм, гомумән, Татарстанның халыкара бизнес җәмґыятьчелеге күзендәге имиджын күтәрер иде. Бу проблемадан нинди чыґу юллары бар соң?
Беренче альтернатива, татар теленә ихтыяҗ тудыру. Моның өчен тулы цикл белем бирү оештырылырґа тиеш: балалар бакчасы – мәктәп – вуз (техникум) – эш базары. Бу эшкә татар теленең җәмґыяттәге престижын күтәрүгә караґан адымнар, PR зур өлеш кертер иде. Шул алымнарґа өстәп, татар теленең заманча лексикасын булдыру (яңарту) һәм аны халык арасына кертеп җибәрү зур ярдәм ясаячак. Беренче альтернативаны тормышка ашырґанда, дөньяның кайбер регионнарындаґы кызыклы тәҗрибәсенә дә таянып була (Финляндиянең швед азчылыґы яшәгән җирлекләре, Канаданың Квебек провинциясе, Швейцариянең ретроман азчылыґы яшәгән өлкәләре һ.б.)
Икенче альтернатива, Татарстанда урнашкан рус мәктәпләрендә татар телен факультатив рәвешендә калдырып, аның сәґатьләрен Татарстан мәдәнияты һәм тарихы, Җәмҗыять белеме кебек курслары белән алыштыру. Шул ук вакытта, татар мәктәпләренә методик ярдәмне сизелерлек күләмдә арттыру мәҗбүри. Яңа кызыклы идея булып, татар телле элитаны (төрле милләт вәкилләреннән торґан) махсус мәктәп-интернатларда үстерү.
Кечкенә яшьтән сәләтле баларны бу интернатларґа җыеп, саф татар телендә иң алдынґы техник мөмкинчелекләрне кулланып укыту һәм тәрбияләү мөһим. Бу интернатларда балаларның матди тормышы югары дәрәҗәдә оештырылып, керү тәртибе үтә күренмәле булырґа тиеш. Укучыларның 20-30% Татарстаннан читтән керергә мөмкин. Республика өчен мондый мәктәпләрне оештыру яңа элита әзерләүдә зур ярдәм булачак. Соңыннан чыґарылыш укучыларыннан иң сәләтлеләрен чит илгә укырґа җибәрү дә бик кулай. Модель буларак, күпмедер дәрәҗәдә, татар-төрек лицейларын да алып була. Барлыґы Татарстанґа, территория буенча таралґан 10-15 интернат җитәчәк. Шулай итеп, ата-аналар балаларының татар телендә укуының кирәклеген аңлап алачаклар. Татарстан җитәкчелеге, озак еллар буенча үәенең сизгерлеген һәм заман таләпләренә туры килүчәнлеген исбатлап килде. Бу заманнарда исә, респбликаны алґа җибәрү өчен таґын да күбрәк көч туплау һәм аны зирәк куллану үтә әһәмиятле!
Тирән эчтәлекле һәм югары анализ бирә торган The Wall Street Journal гәзитендә берничә атан элек күргән мәкалә нәкъ шулай атала (How an Elite Military School Feeds Israel’s Tech Industry). Мәкалә Милли университет ачу теләге белән янган татар зыялылары өчен бик тә файдалы.
Мәкаләдә сүз Talpiot исемле Израилнең яшерен хәрби программасы турында бара. Бу программа (институт) ел саен 50 иң өметле Ґазраил ватандашын кабул итә һәм аларны тугыз ел эчендә физика, санаклар һәм башка өлкәләр буенча укыта. Программаның төп максаты – Ґазраилнең армиясен һәм дәүләтен җитәкли алырдай сәләтле, инновацион һәм алдынгы карашлы лидерлар үстерү. Уку дәвере – 9 ел.
Ләкин гәҗит ассызыклавынча, бу институтның шактый көтелмәгән уңай нәтиҗәсе бар. Ул да булса институт тәмамлаучыларның зур өлеше югары технологияләр өлкәсенә кереп, уңышлы эшмәкәрләр булып китә икән (уку елларында алґан белем моңа бик зур этәргеч бирә). Шул арада, төп максат исә (хәрбиләр өчен сәләтле җитәкчеләр үстерү) тормышка ашып җитә алмый.
Talpiot яһүди теленнән «оста ясалган структура» дип тәрҗемә ителә. Башлыча аны Яһәд Университеты (Hebrew University) үз канаты астына ала. Ел саен иң сәләтле мәктәп укучылары институт профессоралары тарафыннан сайлап алына һәм шактый кырыс уку шартларына дучар була. Башта кадетлар 3 ел аудиториядә фән нигезләрен үзләштерәләр, аннан алты ел дәвамында хәрби структураларында хезмәт куярга тиеш. Ләкин бу хәрби хезмәт – вакытлыча хезмәттән шактый аерыла, чөнки Talpiot студентлары алдында күпкә катлаулырак максатлар куела. Мәсәлән, Talpiot программасын тәмамлаучы Әмир Бекер (Amir Beker) боралак өйртүчеләренең вибрация нәтиҗәсендә килеп туган сәламәтлек проблемаларын яңа утыргыч уйлап табып чишә. Бекер әфәнде шул заманнан бирле Ph.D. дәрәҗәсен алып, Тель-Авивта шәхси финанслар өйрәнү колледжын ачып җибәрә.
Ґазраилдә югары технологияләр һәм старт-ап (start-up) мәдәнияты шаукымы 1990 еллар башында барлыкка килә. Бу эштә дәүләтнең эффектив салым сәясәте алып бару шактый ярдәм итә. Шулай ук илгә Советлар Берлеге таркалґаннан соң югары белемле меңләгән яһүди килеп урнаша. Миллионґа якын Совет яһүдиләре арасында күп кенә инженерлар һәм фән эшлеклеләре була. Соңрак АКШ компанияләре дә (Sequoia Capital, Google, Yahoo Inc.) инвестицияләрен бу өлкәгә юнәлдерә. Шулай итеп, Тел Авивның төньяґында урнашкан технологияләр кишәрлеге йөзләгән офис биналары, кафелар һәм башка инфраструктурасы белән Силикон даласын (Silicon Valley) хәтерләтә башлый.
Talpiot мисалы бөтен ачыклыґы белән буш урында, сәяси теләк һәм матди ярдәм булґанда, югары белемле осталар чыґаруның мөмкинлеген күрсәтә. Әйтергә кирәк, мондый программаны, әлбәттә, һәрби юнәлештән цивиль тормыш максталарын чишүгә күчереп, ачып җибәрү Татарстан өчен күп тормаячак, ләкин озын дәвердә файдасы һичшиксез бәләп бетергесез булыр.
Уфада татар гимназиясен ачу турында сөйләшүләр күптәннән йөри иде инде. Ниһаять, Башкортостандагы татарларның лидеры Рамиль Бигнов эшкә дә алынган иде кебек. Ләкин... Татар интеллигенциясе салы комга терәлде. Гимназия бинасын (аны Р.Бигновның ширкәте бушка биргән) соңгы араларда җимереп тә ташладылар. Башкортостан җитәкчелеге бинаның җимерүчеләрен, акрын эшлисез дип, шелтәләп та алган. Ләкин, шуңа да карамастан, ике экскавторчы, намуслары уянудандырмы, эшләрен ташлап киткәннәр. Чыннан да белем учагын (төзелеп бетмәгән булса да) җимерү - үзенә күрә гөнаһ бит! Бу вакыйга закончылыкмы, әллә Башкортостан Хакимияте суд карырын гына башкаручымы?1. Инде күптәннән сөйләнгән гыйбарә, башкортлар белән татарлар ике иң якын халык, кардәшләр, дус-тату яшәп, Мәскәү даирәләрендә үз мәнфәгатъләрен бергә кайгыртып, берсен-берсе яклап яшәргә тиешләр. Безнең тарихибыздан гына чыгып та, бүлердәй малыбыз юк дип кисеп әйтергә була. Уртак, бердәм булырга кирәк! Уртак мәкаль белән бу тезисны йомгаклаганда, "Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар".2. Безнең араны бозу Башкртостан хакимятеннән ары, Мәскәү җитәкчелегенә үтә дә файдалы. Халыклар арасында тарткалаш башка проблемалардан: сүз иреге, икътисади алгарыштан игътибарны читкә юнәлтә. 3. Кызгыныч ки, бу тарткалаш, имперчиячел максатларга ирешү теләге, татар халкы бәрабәренә алып барыла. Татарларны, бу нисбәттән, пешка буларак файдаланалар, без үзебез исә, инде ничәнче тапкыр, алданабыз.4. Бу көрәшнең уңай йогынтысы исә - читтә яшәүче татарлар үзара берләшә, уртак фикергә килеп, үзләренең мәнфәґатьләрен бердәм рәвештә яклый кебек.5. Минем карашымча, бу көрәш барыбер татар халкында булган мәґрифәткә омтылышны һич күпме генә дә киметмичә, киресенчә, киләчәк көрәшләкә чыныктырачак. Ә хәзерге Башкортостан хакимиятенең көннәре (айлары) чикле. Болар киткәч, яңа кешеләр киләчәк. Яңа өметләр. Яңа омтылышлар. Яңа көрәшләр. Яңа нәтиҗәләр.