Sunday, June 3, 2007

ӘНКӘЙ

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Бишек җыры җырлап төннәр буе
Без үскәнне көткән тилмереп.

Без биш бала үстек — бер йодрык,
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,
Биш кайгысы булдык кайчакта.

Без үскәндә күпме борчылулар
Күргән әнкәй гомер эчендә;
Онытмабыз, әнкәй, мәңге сине,
Рәхмәт яусын барсы өчен дә.

Хәзер инде җиткән балалар без,
Кунак кына әнкәй янында.
Әниләрнең олы йөрәгенә
Изгелекнең сыйган барсы да.

Санап кына бетерерлек түгел
әниләрдән күргән игелек.
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек


(Роберт Миңнуллин)

Татарлар өстендә рәнҗеш һәм каргыш ята


Шушы исем астында, Интертат электрон гәзитендә Казан ханлыгының ханнар тарихына һәм аларның мирасын өйрәнүгә караган кызыклы мәкалә басылып чыкты.



"Сез хәтерлисезме, Яңа ел бәйрәмнәрен. Авыр бәйрәмнәр. Менә инде икенче ел рәттән, яңа ел башладымы Русия халкы 10 көн ял итә. Бу кәгазьдә шулай ял итә инде. Сүз дә юк, авыл халкына ял тәтеми. Ләкин шәһәр халкының бераз акыллырагы- акчалысы чит илгә китү ягын карый. Калганы эчә һәм айныган арада чукына. Чөнки бу бәйрәмнәр бит Раштуаныкы дип атала


Әлегә кадәр татар ханнарының каберләре Кырымда һәм Рәзән өлкәсендәге Касыйм шәһәрендә генә саклана иде. Бу аңлашыла да. Кырым, Русия бераз кыргыйлыгыннан арына башлагач басып алына. Монда хан каберләре генә түгел, хан сарайлары да әйбәт кенә итеп музей ролен үти хәзер. Дөрес, Сталин чорында кырым татарлары ватаннан куылгач, каберлекләр дә хәрәбә хәленә килә. Ләкин, үзенең кадерен белгән халык, тарихи ватанга кире кайтып, ялан кырда тормыш итә башлап, хан сарайларын да торгызды, хан каберләрен дә рәтләде, изгеләр өстендә төзелгән базардан сатучыларын да куып чыгарды, тарихи иманы белән хәтерен яңартып, изгеләр алдында баш иеп, гөнаһсыз күңелләрен кабаттан тәүбә иттерделәр."
Мәкаләне укырга

Saturday, June 2, 2007

Дөньяның ике иң бәхетле егете


The Wall Street Journal гәзите шул ук санының Базар (Marketplace) бүлекчәсе астында, Microsoft һәм Apple компанияләренең җитәкчеләре һәм хуҗалары Билл Гейтс (Bill Gates) һәм Стив Җоббс (Steve Jobs) белән булган әңгәмәне урнаштыра. Кызыклы өлешләре,
…«Репортер: «Биш елдан соң компанияләрегезнең төп продукты нәрсә булачак?
Гейтс әфәнде, Минемчә, бер генә продукт булмаячак. Минемчә, зур экраннан гына торган җиһаз булачак, һәм кешеләр аны күпкә ешрак кулланачак. Мин планшет формасына ышанам. Минемчә, ул үзенең сүзен әле әйтәчәк.»
Җоббс әфәнде, …постперсональ компьютерлар пәйдә булыр. iPod шуларның берсе дип әйтә аласыз. Һәм, минемчә, бу җиһазлар категориясе бик инновацион булырга охшаган, һәм без шуларның күп булуын күрәчәкбез..»

…Аудиториядән сорау
«Билл, сезнең иң ачы тәнкыйтьчеләрегез дә химая эшегезнең бөтен планетаны шаккатырлык булуын раслый, бу юнәлештәге эшегез хәтта, Microsoft эшчәнлеген дә шәүләдә калдыра. Мирасыгыз булып, кайсысын калуын теләр идегез?

Гейтс әфәнде, Бернәрсәгә дә карамастан, тормышымның иң мөһим эше Шәхси санак (ШС). Шуның белән балачкны, яшьлегемне үткәрдем. Хәтта өйләнүемне дә шуның аркасында соңгарак кичектердем. Бу бөтен тормышмның эше. Һәм мин шуңа бәхетле, ШС аркасында үзләштерелгән сәләт һәм осталыкларым технологияләрдән һәм, мәсәлән, сәламәтлек саклау өлкәсеннән ерак торган кешеләргә ярдәм итә… Әмма минем миемне ачсагыз, анда һәрбер күзәнәкнең софтвер белән бйәләнгәнен күрәчәксез, һәм бу үзгәрмәячәк.»

Русиягә информацион һөҗүм

The Wall Street Journal гәзитенең бүгенге саны Русиягә чын мәґнәсендә информацион һөҗүм ясады. Тәүге биттә, минем исемдә беренче тапкыр, Русиягә багышланган берьюлы дүрт язма. Күбесенчә тәнкыйть рухында, әлбәттә. Укыйбыз,

Путин Вашингтонны яңа кораллар өлкәсендә көрәш башлаганы өчен тәнкыйть утына тотты. Һәм, өстәп, Русия ракета сынаулары АКШның ракета-саклагыч система урнаштыру планнарына туры җавап дип белдерде. Райс (Condolezza Rice) әйтүенчә, Русия холкы иске заман калыпларыннан әле дә арына алмый

Русия белән АКШ вакытыннан алда, 2011 хәтле, беренчесенең чик үтү нокталарында атомтөш радиация мониторларын кую турында килеште.

Гәзит хәбәр итүенчә, чыгымнар ике ил хөкүмәтләре тарафыннан урталай капланачак. Кызык ки, Русиянең үз атомтөш коралларын һәм стансияләрен саклауга акча җитмәү сәбапле, чит илләр ярдәменә мохтаҗ. «Супермәмләкәт» югыйсә…


Британия тарафыннан КГБның элеккеге агенты Александр Литвиненконы агулауда гаепләнгән Рус кешесе, Британия Сер Хезмәтенең бу үлемдә катнашы бар дип тәкрарлый.
Бу Рус кешесе, Андрей Луговой, Мәскәүдә үткән пресс-очрашуда үзен Бөекбритан MI6 хезмәте тарафыннан ялларга маташуларын искәртеп үтте. MI6 хезмәте аңа Путинга каршы материаллар җыярга тәкъдим иткән булган. MI6 хезмәте җавап бирхдән баш тарткан.
Русия бер оппозисия фиркасенең төбәк бүлекчәсен Путинны тәнкыйть иткән материаллар чыгаруны туктамаган очракта ябуы белән янады.
Бу материалларның авторы Игор Пионтковский экстремизмда гаепләнә. Үткән ел Русия тарафыннан кабул ителгән канун нигезендә, «милли горурлыкны кимсетү», «җәмгыяви рәвештә хакимият әґзасына яла ягу» һ.б. эшләр «экстремизм» дип атала һәм җәза куркынычы астында тыела. Оппозисия фиркасе, «Яблоко», пресс-ханымы, фирканең бу китпаларны сатуны дәвам итәчәген иґлан итте, шул ук вакытта ул, Мәскәү китап кибетләренең, хакимият кешеләре куркытулары нәтиҗәсендә, Пионтковский китапларын сатудан тыелып торулары турында да әйтеп үтте.



Friday, June 1, 2007

Глобаль тынычлык индексы


Шушы көннәрдә «Тынычлыкны күзаллау» (Vision for Peace) оешмасы яңы Тынычлык индексын тәкъдим итте. Бу индекс дөньяның 121 илен үз эченә ала һәм аларны чагыштырмача тынычлык күрсәткече буенча тезә. Индекс 24 индикатордан тора, шуларның икесе: күрше илләр белән чагыштырмача хәрби чыгымнар һәм кеше хокукларын ихтирам итү. Индекс турында тулырак мәґлүматны бу сылтама буенча укырга була (инглизчә).

Мине иң кызктырганы, Иран белән АКШның кулга кул 96 һәм 97 нче урынарда торуы һәм Русиянең арттан дүртенче урынны биләве. Беренчесең сәбабе аңлашылса да, икенче күренешнең сәяси яктан гаделсез булуы күзгә ачык ташлана. Русиядән түбәнрәк урында кан коелышлар туктамаган Судан, сугыштан башы чыкмаган Газраил, һәм АКШ тарафыннан җирле халык арасында нәфрәт тудырып нигезенә хәтле җимерелгән Гыйрак. Шулай итеп, берьюлы ике сугышны алып барган ил (АКШ – Гыйрак һәм Афганистанда), бер сугышны да алып бармаган Русиядән күпкә тынычрак булып чыга…

Monday, May 28, 2007

Уфаны су баскан!

Уфада катастрофа! Шәһәрне су баскан.



Өстәмә фото

Секталар һәм диннәр

Соңгы бер-ике елда диннәр һәм секталар турында, аларның берсе-берсенә булган бәйләнеше турында уйлана башладым. Ничектер, кечкенә яшьтән секталарның начар, кешене кол итә торган оешма булуын өйрәтеп килделәр. Ләкин, үсә төшкәч, Христиан диненең, мәсәлән, сектадан килеп чыкканлыгын белдем , һәм, еллар дәвамында "утыртылган" идеология, минем күңелемдә ишелә башлады. Чыннан да, секталар "зур" диннәр кебек үк үзләренә хас идеологиясен бердәнбер һәм дөрес дип уйлыйлар, моннан ары, халыкны креатив, иҗади юллар ярдәмендә үзләренә җәлеп итәргә тырышалар, башка сүзләр белән әйткәндә, маркетинг белән шөгылләнәләр, үзләрен кулланнучыга "саталар". Ярар, булды ди. Алайсы нишләп секталарны Русиядә тыялар? Төп канунда сүз иреге һ.б. акка кара белә язылган бит, ләбаса! Монда Традицион чиркәүдән кешеләр ваз кичәр дигән курку да бардыр. Эшмәкәрлек фокусыннан караганда, чиркәүнең, кеше санын югалткан саен, табышы да шактый кими: китаплар, дини җиһазлар алучылар, чиркәү хезмәтләре өчен түләүләр азая.
Гасырлар дәвамында, Рус Православ чиркәве мондый күренешләрдән курка бирде, хәзер, сизелмичә, бу курку хисе Русиядәге Ислам диненә күчәргә тора. Ә Ислам динен чишмәсен, гасырлар дәвамында нәкъ секталар баетып торган! Суфичылар үзләре генә дә ни тора!
Бу араларда Нурчылар агымында катнашучыларны Русия хөкүмәте тарафыннан эзерлекләүләр башланды. Бу секта үз алдына бернинди кан коюны да, экстремизмны да максат итеп куймый. Ә бәлки, киресенчә, халык арасында гыйлем, мәгариф нурын таратуныдыр. Берничә кызыклы журнал чыгарып киләләр, төрле илләрдә мәктәпләр ачалар (төрек лицейлары исеме астында). Укучылар фәннәр буенча алдынгы урыннарда. Эчмиләр, тәртипле. Русиягә андыйлар кирәкми дә инде...

Талым үсеш

The Economist журналы сәясәт, икътисад өлкәлеренә караган мәшһүр журнал. Аның битләрендә һәрдаим Җир шарының төрле мәмләкәтләренә багышланган кызыклы язмалар һәм тирән анализлар табып була. Бу юлы минем иґтибарымны 7 нче Апрель санында чыккан, Русиядә, һәм, аеруча, Татарстанда мөселман диненең торышы турында мәкалә җәлеп ите. Шуның кыскача тәрҗемәсен урнаштырам.

Русия мөселманнары

“Талым үсеш” (“Benign Growth”)


Русиянең сан буенча иң тиз үсә торган дини төркеме – мөселманнар. Ләкин алар башка илләрдә яши торган диндарларыннан үзгә.

Русия мөселманнары – аеруча сәяси яктан актив буганнары – куаналар. 30 Мартта күп мөселманнарның үзәгенә үткән мәхкәмә эше үз чишелешен тапты. Антон Степаненко мөселман диненә күчкәч, исемен Габдуллага алыштырган) бу кыйссаның төп герое. Кабул иткән динендә уңышка ирешеп, ул Русиянең көньягында урнашкан Пятигорск шәһәренең имам-хатыйбы итеп билгеләнә. Ләкин, дуслары сүзләренә караганда, 2006 елның гыйнварында ул яла ягу нәтиҗәсендә кеше урлауда һәм караклыкта гаепләнә.

Русия мөселманнары җитәкчелеге хөкүмәт яклы пресса даирәлерендәге бәйләнешләрен В. Путинга имамны азат итүләрен таләп иткән ачык мөрәҗәґатьне җиткерүгә ташлады. Ниһаять, Мөселман дөньясы Мөһәммәд пәйгәмбәрнең, с.г.с., туган көнен бәйрәм итү алдыннан, имамның язмышы кинәт үзгәрде: аңа карата булган гаепләүләр саны кыскартылды һәм ул азат ителде…

Имамның хәсрәте һәм кинәт азат ителүе Русия мөселманнары тормышының ике хас сыйфатына аваздаш. Беренчесе, дәүләтнең авторитаризм һәм берьюлы кечкенәләргә (миноритарийларга, minorities) карата булган карашның үзгәрүчән булуын тасвирласа, икенчедән исә, Русиядә актив һәм абсолют лоял мөселман җәмгыятенең үсеп килүен чалымлый….

… 2003 елда Малайзиягә булган сәфәре вакытында Путин Русияне мөселман көче дип бәяләде. Шуның аркылы ул үзенең дөньякүләм мөселман илләре багланышларында тагын да активрак роль уйныйачагын күз алдында тотты булса кирәк.

Мөселман көче? Җүләрләр фикер кебек яңгырый. Әмма Русия, мөселманнар саны буенча Европаның беренче иле (Төркия күз уңында тотмаганда), һәм мөселман динен тотучыларның саны тиз арта. 2002 елда үткән халык хисабын алу Русиядә 14.5 миллион мөселман динен тотучыларын ачыклады, бу, тулаем алганда, ил халкының 10% дигән сүз. 2005 елда, Тышкы эшләр министры, Сергей Лавров, мөселман халкын 20 млн тәшкил итә дип бәйләде. Русия Мөфтиләр шурасы Рәисе Равил Гайнетдин исә бу санны 23 миллион дип билгели, чыгышлары буенча әзери һәм Урта Азиядән килгән мөһаҗирләрне исәпкә алганда.

Шуңа өстәп, мөселманнар саны Русиянең тулаем халык саны кимүенә карамастан да арта. Күп җирләрдә мөселман җәмгыятләре һәм дәүләтләре руслар килгәнче озак дәвер гомер кичергән. Мөскәүнең соңгы төзелгән һәм аеруча актив булган мәчетенең имамы, Шамил Галәветдинов әйтүенчә, «кечкенәрәкләр» (minorities) сүзе Русия җирләрендә Христиан диненә кадәр күп еллар алда кабул ителгән дин вәкилләренә карата кулланылырга тиеш түгел.

Кавказны исәпкә алмаганда, Русиядә мөселманнар ике төбәктә тупланганнар. Берсе – ике миллионга якын мөһаҗирләр тарафыннан «йотылган» Мәскәү. Икенчесе исә, Ислам диненең борынгы бастионнары – Башкортостан һәм Татарстан җирләре. Соңгысында диннең яңарышы сәяси яктан күрәзәчел җирле Президент Минтимер Шәймиевнең күз уңында тора.

Татарстанда исламистлар да юк түгел. Кайберәүләре кырыс репрессияләргә дә дучар. Кеше хокукларын яклаучы
Human Rights Watch сүзләренә караганада, Гуантанамо култыгыннан (Guantanamo Bay) Руссиягә кайтарылган 7 кеше даими һөҗүмнәрдән һәм көч кулланудан иза чигә. Икесе соңрак шактый дәрәҗәдә исбатланмаган Татарстанда газ линиясен шартлауда гаепләнде. 1990нче еллар башында аеруча, Русиянең Хаҗ кылуны һәм мәчетләр ачуны ирекле итүе Ислам диненә Сауд Гарәбстаны, Иран һәм Төркиядән яңа вызгыять керүенә китерде. Татарстандагы радикализм, шулай итеп, чит илләр тарафыннан финансланган һәм хәзер ябылган дини мәктәпләргә сылтанды. Үткән атнада, алты кеше Һизб-ут-Таһрир төркеменә бәйләнгән булуы аркасында хөкемгә тартылды. Бу төркем көч куллануны кирәк дип тапмый һәм төп максаты итеп, Русиядә тыелган, халифат төзүне саный.

Гомумән алганда, Исламның Татарстан башкаласы Казанда яңадан тууы тыныч шартларда барды. Явыз Иван тарафыннан 1552 елда яулап алынганыннан соң, беренче тапкыр шәһәр Кирмәнендә мәчет барлыкка килде. Аның манаралары якындагы Рус Христиан чиркәве йомрылары белән күккә омтылган…

Намаз бүлмәләрен, заманында Ленин, Толстой укыган
Казан дәүләт университетында да табып була…
Рафаил Хәкимов, Шаймиев әфәнденең киңәшчесе, мөслим дөньясының иң төньягында урнашкан һәм гасырлар дәвамында үсеш алган динне «Евроислам» төшенчәсе ярдәмендә тәсвирлый. Кайсы яктан карама, Шәймиев әфәнде ягымлы караш тудырырга ярата. Русия Президентының гарәп илләренә булган сәфәрләрендә, Татарлар лидеры Русия мөселманнарының йөзен күрсәтә. Бу тактика исә Кремльнең Якын Көнчыгыш юнәлешендәге дипломатиясен ачык тәсвирлый…

Шәймиев әфәнде сүзләренчә, Гарәп илләренең күп халкы беркайчан да башка мәдәниятләр арасында тигез хокуклы булып яшәмәгәә, аларның Ислам дине тәґлиматы
Татарларның ихтыяҗларына туры килми…

Мәскәү мөселманнарының Көнбатышка карашы Рус нормаларыннан да катгыйрак…

Wednesday, February 14, 2007

Милләт киләчәге

Татар милләтенең киләчәге хәзерге яшьләрне генә түгел, 19-20 гасыр чигендә иҗат иткән акыл ияләрен дә борчыган! Мәшһүребез Габдулла Тукайның "Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?" дигән язмасы нәкь шуның турында.

Җырларым

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!
...
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.

Муса Җәлил

Йөрәккә якын сүзләр

Урам ташларыннан әкрен атлап
Тоеп барам заман агышын,
Сыгылам да кайчак, бөгеләм дә,-
Төяп барам заман сагышын

И. Юзеев

"Татар бавы" Илдар Юзеев

"А порой от намека слабого
Поднималась надменно бровка
Далеко, далеко Елабуга
И татарская та веревка..."

С. Липкин. "Зимний закат"


Кама буйларында бау ишәләр,
Бугазымда авыр төер бар:
Бик якында гына Маринабыз
Соңгы сулыш алган йорт бар.

Кемдер уйлый: "Элмәк киюенә
Татар бавы, имеш, гаепле"...
Вакыт үзе әйтер хакыйкатьне!
Нахак сүзгә халык лаекмы?

Населем минем өзелерлек түгел,
Мең яшәгән ныклы тамырдан,
Чулман буйларында иген иккән,
Суга юкә салган, бау үргән.

Нинди ачы җилләр исмәгән дә,
Үрешләрен кемнәр кисмәгән,
Тарих бавын җигелеп бергә тарткан,
Әмма комнан аркан ишмәгән.

Үпкын-чоңгыллардан үткән чакта
Әзелсә дә камыт байлары,
Ат урынына тарткан үз язымышын,
Сызылса да йөрәк майлары.

Идел-Чулман кичкән, ишкәк ишкән,
Язмышы да баудай үрелгән...
Татар җайдаклары гомум яуда
Париж урамында күренгән.

Нәселем минем күп дәһшәтләр күргән,
Баулар белән бергә җыр үргән,
Аның нинди җырлар үргәнлеген
Сорагыз сез Муса Җәлилдән!

Төрле телләрдә җырлап яшь аналар
Өмет баглап бишек асканнар,
Илбасарлар баудан элмәк ясап,
Зояларны дарга асканнар.

...Авыр бер чор, сугыш гарасаты
Маринаны монда китергән.
Хәзер кемне, кемне гаепләргә?
Сорыйк әнә Чулман, Иделдән.

Кем ишсә дә, бауның милләте юк,
Сылтамагыз аны милләткә!
Һәрбер телдә бер сүз: шәфкатьсезлек
Шагыйрьне илткән элмәккә.

Кама буйларында бау ишәләр,
Өмет баглап ага сулар да...
Мин дә кушылам: бишек бавы үрәм
Шиґри җанлы нарасыйларга.

Бугазымда авыр бер төер бар:
Калды инде фәкать сызларга...
"Бишек җыры"н көйләп байлар үрик,
Өметсезгә ярдәм бавы сузыйк,
Бирмик аны шәфкатьсезләргә!

1987

Татар гимназиясе турында

Уфада татар гимназиясен ачу турында сөйләшүләр күптәннән йөри иде инде. Ниһаять, Башкортостандагы татарларның лидеры Рамиль Бигнов эшкә дә алынган иде кебек. Ләкин... Татар интеллигенциясе салы комга терәлде. Гимназия бинасын (аны Р.Бигновның ширкәте бушка биргән) соңгы араларда җимереп тә ташладылар. Башкортостан җитәкчелеге бинаның җимерүчеләрен, акрын эшлисез дип, шелтәләп та алган. Ләкин, шуңа да карамастан, ике экскавторчы, намуслары уянудандырмы, эшләрен ташлап киткәннәр. Чыннан да белем учагын (төзелеп бетмәгән булса да) җимерү - үзенә күрә гөнаһ бит! Бу вакыйга закончылыкмы, әллә Башкортостан Хакимияте суд карырын гына башкаручымы?
1. Инде күптәннән сөйләнгән гыйбарә, башкортлар белән татарлар ике иң якын халык, кардәшләр, дус-тату яшәп, Мәскәү даирәләрендә үз мәнфәгатъләрен бергә кайгыртып, берсен-берсе яклап яшәргә тиешләр. Безнең тарихибыздан гына чыгып та, бүлердәй малыбыз юк дип кисеп әйтергә була. Уртак, бердәм булырга кирәк! Уртак мәкаль белән бу тезисны йомгаклаганда, "Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар".
2. Безнең араны бозу Башкртостан хакимятеннән ары, Мәскәү җитәкчелегенә үтә дә файдалы. Халыклар арасында тарткалаш башка проблемалардан: сүз иреге, икътисади алгарыштан игътибарны читкә юнәлтә.
3. Кызгыныч ки, бу тарткалаш, имперчиячел максатларга ирешү теләге, татар халкы бәрабәренә алып барыла. Татарларны, бу нисбәттән, пешка буларак файдаланалар, без үзебез исә, инде ничәнче тапкыр, алданабыз.
4. Бу көрәшнең уңай йогынтысы исә - читтә яшәүче татарлар үзара берләшә, уртак фикергә килеп, үзләренең мәнфәґатьләрен бердәм рәвештә яклый кебек.
5. Минем карашымча, бу көрәш барыбер татар халкында булган мәґрифәткә омтылышны һич күпме генә дә киметмичә, киресенчә, киләчәк көрәшләкә чыныктырачак. Ә хәзерге Башкортостан хакимиятенең көннәре (айлары) чикле. Болар киткәч, яңа кешеләр киләчәк. Яңа өметләр. Яңа омтылышлар. Яңа көрәшләр. Яңа нәтиҗәләр.